Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
"Наркоманиягә- ЮК!" 23.06.2014

“Мишә” лагере үз эшен дәвам итә. Балалар бик теләп йөриләр. Бүген Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнен билгеләп уздык. Иртәнге аштан соң, “Наркоманиягә- ЮК!” чарасы уздырылды. Балаларга видеофильмнар күрсәтелде. Мәктәп каршындагы спортплощадкада “Без- сәламәт киләчәк өчен!” дигән девиз астында спорт уеннары уйнадык. Көндезге аштан соң, “Гиннес рекордлары” белән таныштык.
-
22 июнь- Хәтер көне 22.06.2014

Күңелле лагерь көннәре әкеренләп ахырына якынлаша. Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Балалар белән Явлаштау авылы Мәдәният йорты каршындагы Билгесез солдат һәйкәле янына бардык. Илебез азатлыгы өчен һәлак булган якташлар өчен чәчәкләр куйдык. Боек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган әтисе турында ветеран укытучы Хузина Вәсилә апа сөйләде. Сугыш елындагы авырлыклар турында авылыбызның өлкән кешесе Арсланов Әдһәм абый сөйләгәннәре дә истә калырлык иде. Митингтан соң, "Буду помнить” кинофильмын карадык. Менә шулай үтте безнең Хәтер көне.
-
"Баскетбол ШОУ" ярышы 21.06.2014

Лагерьның 17 көне дә күңелле генә үтеп китте. Бу көн балаларның исендә “Баскетбол ШОУ” ярышы белән истә калыр, мөгәен. Өч команда арасында ярыш оештырылды. Өлкән судья Гибадуллин Зөлфәт Фуатович булды. Беренче урынны Фахертдинов Нурсиль командасы, икенче урынны Газизуллин Айназ командасы һәм өченче урынны Галимзянов Нурсиль командасы яулады. Уен бик күңелле барды. Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме уенына кунакка Шарик белән Йомшаккай килде. Алар балалар белән күңелле уен оештырдылар һәм балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Көн азагында көчлеләргә, тапкырларга бүләкләр тапшырылды.
-
"Исемең матур, кем куйган!" 21.06.2014

18 көн иртәнге аштан соң, җәйге спорт уеннары белән дәвам итте. Шулай ук танылган спортчылар турында мәгълүматлар бирелде. Иң күп спортчыларны белүче бәйгесендә Акбиров Альмир беренчелекне яулады. Галимҗанов Нурсиль аннан калышмады. “Исемең матур, кем куйган” дип исемләнгән чара да зур әзерлек белән күңелле итеп оештырылды. Балалар үз исемнәренең нәрсә аңлатканын сөйләделәр. Исемнәренә кергән хәрефләр белән үзләренә хас сыйфатларны да курсәттеләр. Ял сәгатендә күңелле хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия
19.06.2014
Иртәнге линейка, зарядка һәм иртәнге аштан соң, без авыл китапханәсенә юл тоттык. Анда безне авылыбызның мәданият җитәкчесе Әхмәтҗанова Гәуһария апа һәм Галиева Тәъзимә апа каршы алды. Алар безне иң алдан китапханәнең тарихы белән таныштырдылар. Авылның иң күп китап укучысы Галимҗанова Әминә апа белән әнгәмә булды. 12 июнь РФ көне булып узган сәбәпле, шул темага сорауларга- җавап уены уздырдылар. Аннан үзебезнең лагерьга кайткач "Дартс" уеннын уйнадык. "Салават күпере" командасы арасында беренче урын- Мухлисуллина Әлфинә, икенче урын- Мингазов Камиль, өченче урын- Ахатова Гульдания . "Дуслык" командасы арасында беренче урын- Фахертдинов Нурсиль, икенче урын- Ахметов Альмир, өченче урын- Мухлисуллина Фәридә. Көндезге аштан соң, күңелле биюләр биеп, күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштык.
-
Саба музеена экскурсия
19.06.2014
Кичә кичтән яңгыр яуса да иртә белән көн матур иде. Без гадәттәгечә лагерьга җыелдык. Буген исә без Сабага юл тоттык. Иң беренче Саба тарих музеена барып кердек. Сабаның тарихы белән таныштык. Нэкъ тә бүген район үзәгендә "Наркотикларга каршы" акциясе бара иде. Безең балалар бу акциядә бик теләп катнаштылар, уеннар уйнадылар. Бөек Ватан сугышында хәлак булганнар хөрмәтенә янучы мәңгелек ут янына бардык, фотоларга төштек. Көндезге ашка узебезнең лагерьга кайтып җиттек. Ашап алгач сәламнәр юлладык. Менә шундый истәлекле вакыйгаларга бай булды безнең бүгенге көнебез.
-
Әкиятләр марафоны 17.06.2014

Мәктәп яны лагере үз эшен давам итә. Бүген балалар үзләренең яраткан әкиятләре белән уртаклаштылар. Алдан аларга әкиятләрнең башы гына әйтелде һәм алар нинди әкият икәнен белергә тиеш иделәр. Үзләре сайлаган әкиятне сәхнәләштерделәр. Рәсем конкурсы да оештырылды. Балалар бик теләп әкият геройларын ясадылар. Ике отряд арасында математик КВН булды. Салават күпере отряды җиңү яулады. Көндезге аштан соң, дискәтүктә балалар күңелле ял иттеләр.
-
Математика атнасының соңгы көне 17.06.2014

Иртәнге гимнастикадан соң, иртәнге ашны ашап алды та, математик газеталар чыгарырга тотындык, чөнки буген математика атнасының соңгы көне. Һәм без бу атнага нәтиңә итеп газета чыгарырга булдык. Һәр отряд үз газетасын бик кызыклы, эчтәлекле итеп чыгарырга тырышты. Газеталарны чыгарып бетергәч “100 гә 1” уенын уйнадык. Көнгезге аштан соң, балалар бик теләп урамга ашкындылар. Саф һәвада төрле- төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Күңелебездә бары тик матур тәэсирләр генә калдырып лагерьның тагын бер көне үтеп тә китте.
-
Футбол ярышы 16.06.2014

Яңгыр яву сәбәпле көнебез мәктәп эчендэ генэ утте. Мәктәп спортзалында әтиләр һәм балалар арасында футбол ярышы булып узды. Барлыгы 3 команда оешты. Беренче команда этилэр, икенче- өченче команда балалар командасы. Балалар өлкәннәргә бирешмәделәр, тырыштылар, ләкин беренчелекне әтиләр командасы яулады. Уен без көткәнгедән дә күңеллерәк узды.
-
Матиматик табышмаклар 13.06.2014

Лагерьның һәр көне сизелмичә үтеп бара. Бүген “Математик табышмаклар” – бәйгесе булды. Балалар төрле- төрле матиматик табышмаклар чиштеләр.Иртэнге ашны ашагач, урамга чыгып “Җәйге калейдоскоп” темасына асфальтка рәсемнәр ясадылар. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре- беренче урын- Галиева Гөлинә, Ганиева Адилә, ганиев Айдар, Хусаенов Рәлис. Икенче урын Ахмиева Гөлфизә, Яруллина Азалия. Өченче урын- Галимзянов Нурсиль, Шаймуллин Булат, Акбиров Альмир, Галимзянов Ризат булдылар.Рәсемнәр ясап бетергәч тә өйгә кайтырга ашыкмады балалар. Саф һавада кызыклы уеннар уйнадылар.Көндезге аштан соң, күнелле биюләр бии- бии өйләргә кайтыр вакыт килеп җиткәнен сизми дә калганбыз.











