Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Инглиз теленнән беренче сынау. 29.10.2014

Бүген 4 нче сыйныф укучылары инглиз теле фәненнән ЕГЭ форматында сынау үттеләр.
-
Дуслар белән күңелле. 28.10.2014

Бүген 1 нче сыйныф укучылары белән "Дуслар белән күңелле" дигән темага чара үтте. Укучылар инглиз телендә төрле өстәл уеннары уйнадылар. Укытучылары Халитов Рамил Рафисович
-
Белем җәүһәрләре-2014. 27.10.2014

25 нче октябрь көнне Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры бинасында V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә "Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат сайты" (http://meshabash.ru/) "Белем җәүһәре" исемен ел саен аклап килгән, татар халкының телен, мәгариф һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Иң югары дәрәҗә "Җәүһәрләрнең җәүһәре" дипломы, ноутбук һәм махсус "IT өлкәсендә Җәүһәрләрнең җәүһәре" билгесе белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Көзге бал. 25.10.2014

Бүген 8,9,10,11 сыйныфлар катнашында мәктәбебездә "Көзге бал" үткәрелде. Бәйрәм КВН формасында барды.
-
Уңыш бәйрәме. 24.10.2014

Башлангыч сыйныф укучылары "Уңыш бабайда кунакта" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә җырлар, биюләр белән үрелеп барды.Укучылар шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан Уңыш бабай алып килгән мич бәрәңгесе белән сыйландылар.
-
Сөмбелә бәйрәме. 24.10.2014

Мәктәбебездә көзге уңышка багышланган чаралар дәвам итә.Бүген 5,6,7 нче сыйныф укучылары белән "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде.Укучылар яшелчәләрдән күргәзмә ясадылар, стенгазеталар чыгардылар. Бәйрәм 5 нче сыйныфларның " Көзге муллык" дип исемләнгән чыгышлары белән башланып китте. Кичә "Зур уен" формасында үткәрелде. Укучылар станцияләр буйлап йөреп,төрле биремнәр үтәделәр. I урынга 5 нче сыйныф укучылары лаек булды.
-
Наркотикларсыз тормыш 23.10.2014

Бүген мәктәбебездә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 9,10,11 сыйныф укучылары шушы темага караган кино карадылар һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
-
"Көзге бал" га әзерлек. 22.10.2014

Хәзерге вакытта укучыларыбыз "Көзге бал"га әзерлек эшләре алып бара. 5,6,7 нче сыйныф укучылары стенгазеталар чыгара, концерт номерлары әзерлиләр, табигый материаллардан композицияләр ясыйлар.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада. 21.10.2014

Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры тәмамланып килә. Бүген мәктәбебездә татар әдәбияты буенча олимпиада үтте.
-
Китап - киңәшчең синең. 20.10.2014

Бүген мәктәбебез китапханәчесе Фаваризова Гөлнирә 4 нче сыйныф укучылары белән "Китап киңәшчең синең" дигән темага әңгәмә үткәрде.











