Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Шахмат турниры. 07.11.2014

Бүген Шәмәрдәндәге "Яшьлек" спорт үзәгендә 1-5 сыйныф укучылары арасында районкүләм шахмат турниры үткәрелде. Әлеге ярышта мәктәбебездән һәм Мишәбаш филиалыннан 10 укучы катнашты. 3-5 сыйныфта укучы малайлар арасында Шакиров Илгиз 2 урын алды. Ул акчалата премия һәм грамота белән бүләкләнде. Ә гомуми финалда җиңү яулап, 2 урыннарны алган Ахатова Гөлдәния һәм Ганиев Айдарларга медальләр тапшырылды.
Җитәкчесе Шакирова Марсиля Мазитовна -
Быстрее, выше, сильнее. 07.11.2014

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары Галимҗанова Илүзә, Галиев Рәнис, Ярмиев Рәзил, Дәүләтова Язиләләр Саба иҗат үзәгендә үткәрелгән "Быстрее, выше, сильнее" конкурсында катнашып кайттылар.
-
Укучылар имтиханда. 06.11.2014

11 нче сыйныф укучылары рус теленнән үткәрелгән сынау БДИын тапшырдылар.
-
Котлыйбыз.
05.11.2014
Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Ахатова Тамчыгөл һәм Хафизова Нәргизәләр район күләмендә үткәрелгән сәнгатьле сөйләм буенча "Сәләхият-Дарование" конкурсында актив катнаштылар. Конкурста Хафизова Нәргизә( укытучысы Ярмиева Гүзәл Мәсгутовна) "Поэзия" номинациясендә III урын яулады. Аны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Каникуллар файдалы үтә.
05.11.2014
"Выжигание" түгәрәгенә йөрүче балалар җитәкчеләре Галимҗанов Илгизәр Әминович белән Саба гимназиясендәге Техник иҗат мәйданчыгына экскурсиягә бардылар.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез.
03.11.2014
Рус теле укытучысы Усманова Шәмсенур Гаязовна рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан укучыларга консультация үткәрде.
-
Беренче чирек тәмам. 01.11.2014

Бүген мәктәбебездә беренче чирек йомгаклары белән сыйныф сәгатьләре үткәрелде, каникул көннәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып, инструктаж дәфтәрләренә куллар куйдырылды. Һәр сыйныф кабинетларына генераль уборка ясалды.
-
Әти-әниләр җыелышы. 31.10.2014

Бүген әти-әниләр җыелышы үткәрелде.Җыелышта мәктәбебез директоры Зөлфәт Фоатович Гыйбадуллин, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Земфира Ринатовна Шакирова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәйрүзә Нурисламовна Шигабиевалар чыгыш ясадылар. Җыелышта күтәрелгән төп мәсьәләләр: беренче чирек йомгаклары, ЕГЭ һәм ГИА да булган яңалыклар, туклану,коррупция һәм 71 нче номерлы законның үтәлеше, өстәмә белем бирү.
-
Укытучыларның чираттагы киңәшмәсе. 31.10.2014

-
Мини-футболга әзерлек. 30.10.2014

Мишәбаш башлангыч мәктәбендә физик тәрбия дәресләрен алып баручы Фазыйлов Илнур Илсурович мәктәбебез егетләре белән район күләмендә үтәчәк мини-футбол ярышларына әзерлек этабын башлап җибәрде.











