Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Тренинг. 24.11.2014

Бүген мәктәбебездә Шекше, Корсабаш мәктәбендә эшләүче коллегаларыбыз белән берлектә "Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү" проекты кысаларында "Фикерләү культурасын үстерү" программасы буенча укулар башланып китте.
-
Начар гадәтләр. 21.11.2014

Бүген "21 ноябрь -тәмәке тартуга каршы көрәш" көне уңаеннан 5,6,7 сыйныфлар белән "Начар гадәтләр" дип аталган темага "Зур уен" үткәрелде.
-
Башкалабызда ярмаркада. 17.11.2014

Шимбә, ягъни 15 нче ноябрь көнне, мәктәбебез укытучылары Агропромпаркта үткәрелгән ярминкәдә казанлыларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.
-
Зирәк бала 15.11.2014

Бүген 1 сыйныф укучылары арасында "Зирәк бала" бәйгесе үткәрелде. "Зирәк бала" исеменә Гайфутдинова Диана лаек булды.
-
Иҗат сәгате. 14.11.2014

Бүген 6-7 нче сыйныф укучылары белән "Минем булачак һөнәрем" дигән темага уен-конкурс үткәрелде.
-
Конкурс.
14.11.2014
Район күләмендә оештырылган "Әнием" дип исемләнгән шигырь бәйгесендә V сыйныф укучысы Галиева Гөлинә III урын яулады. Гөлинәне җиңүе белән котлыйбыз, алда уңышлар телибез.
-
I сыйныфның мәдәни көндәлеге. 12.11.2014

Бүгеннән Татарстанда Мәдәният елы кысаларында “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" ("Культурный дневник первоклассника") дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты старт ала. Явлаштау китапханәсе базасында китапханәче Галиева Тәгъзимә Габделгазизовна сыйныф җитәкчесе Шакирова М.М. белән берлектә мәдәни дәрес үткәрделәр һәм укучыларга “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"н тапшырдылар.
-
Футбол 12.11.2014

Бүген Шәмәрдән бистәсендә футбол буенча зона ярышлары үтте. Безнең мәктәптән дә бу ярышта укучылар катнашты.
-
Профсоюз газеталарына конкурс 10.11.2014

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитетының отчет- сайлау җыелышына һәр башлангыч профсоюз оешмасы стена газеталары ясап алып килде. Әлеге бәйгедә безнең профсоюз оешмасының газетасы 2 урынга лаек дип табылды. Газетаны чыгаруда катнашкан профсоюз членнарына профсоюз комитеты рәхмәт белдерә.
-
Китаплар дөньясында. 08.11.2014

Мәктәбебез китапханәчесе Фаваризова Гөлнирә Галимҗановна башлангыч сыйныф укучылары белән "Китап дөньясында" дигән темага телдән журнал үткәрде.











