Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Обелиск чистарту 27.04.2017

-
“Язгы игелекле эшләр атналы”гын йомгаклау көне 25.04.2017

“Язгы игелекле эшләр атналы”гын йомгаклау көне уңаеннан укучылар белән “Хәйрия ярминкәсе”н үткәрдек. Аннан җыелган барлык акчаны хәзерге вакытта бик тә ярдәмгә мохтаҗ авыру баланың банктагы хисабына салдык. Укучылар белән бергәләп, флешмоб биедек. Һәр сыйныф атна дәвамында эшләгән эшләрен чагылдырган стен-газеты чыгарды Иң актив катнашучы классларны билгеләдек.
-
Без бергә
24.04.2017
“Без бергә”дип аталучы көндә без Курсабаш авылында урнашкан мәчеткә бардык. Авылыбыз мулласы Нурислам абыйның бик мәгънәле вәгазьләрен тыңладык. Соңыннан илләребез тыныч, өстәлләребез мул булсын, дип дога кылдык.
-
Гаилә белән китап уку көне 23.04.2017

“Язгы игелекле эшләр атналыгы”ң ял көнен без “Гаилә белән китап уку көне” дип билгеләдек. Укучылар ял көннәрен үзләре яратып укый торган китапларын гаиләләре белән укыдылар, фикер алыштылар.
-
Җир көне 22.04.2017

-
Спорт көне 21.04.2017

Бүген бездә спорт көне. Эзтабарлар белән "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Спорт белән һәрчак дус булыйк.
-
Кан бирү – башкага гомер бирү 20.04.2017

Язгы игелек атнасы дәвам итә. 20 апрель, республикада донор көне буларак игълан ителгән иде. Мәктәбебездә дә “Кеше тормышын саклап калырга ярдәм ит” акциясе үтте. Фельшер Нафикова Рушания апа укучылар белән “ Донорлар көне” турында әңгәмә үткәрде. Аларга буклетлар өләште. Үзеңнең бер өлешеңне башкалар белән бүлешеп, бернинди таныш түгел кешеләргә яшәү мөмкинлеге бирү – ул бары тик олы җанлы, күңеле мәрхәмәт, шәфкать белән тулганнарга гына хас. Без сезнең алда хөрмәт белән баш иябез, үзегезгә дә сихәтлек, озын гомер, игелегегезнең үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтуын телибез! .
-
Волотер мәгълүмат үзәгендә. 19.04.2017

Бүгенге көнебез интернет , аның файдасы һәм зыяны турында фикер алышудан башланып китте. Дәүләт хезмәтләреннән (госуслуги) дөрес куллану өчен ярдәмлек-буклет ясап, аны әти-әниләребезгә, өлкәннәргә тараттык . Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр ясадылар.
-
Тарихи Ватаныбызны саклыйк! 18.04.2017

Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да,үз эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар, күпме гасырлар сыйган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган. Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар, яңа китаплар язалар. Без дә туган ягыбыз турында күбрәк белү максатыннан Курсабаш авылында урнашкан китапханәгә экскурсиягә бардык. Нафикова Фәридә апа безгә Курсабаш авылының килеп чыгу тарихын сөйләде. Сәяхәтебез бик файдалы булды.
-
Язгы игелекле эшләр атналыгы. 17.04.2017

Көннең беренче өлешендә атналыкны ачу булды. Атналыкның эшләре, максатлары белән таныштырылды.
1 нче көн- “Янәшәдә ветеран” исемендә үтте. Һәр сыйныф үзләренә беркетелгән өлкәннәргә бардылар. Хәлләрен белешеп, йорт эшләрендә булыштылар.




