Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
2 нче көн 02.06.2017

Бүген 2 июньдә “Балкыш” лагерендә оештыру эшләреннән соң, балалар “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында үткәрелгән “Күңелле стартлар” уенында актив катнаштылар. Асфальтта “Без Җир балалары” темасына рәсемнәр ясадылар. Төшке аштан соң, авылыбызның фельдшере белән очраштылар: “Тешләрне ничек карарга” темасына әңгәмә үтте, Рушания апа укучыларның сәламәтлекләрен дә тикшерде. Көнгә йомгак ясалды, актив һәм җиңүче балаларла бүләкләр бирелде.
-
Беседа "Вредные привычки" 01.06.2017

Сегодня для учеников 1-5 классов была проведена беседа о вреде наркотиков, где учащимся была дана информация об отрицательном действии, негативных последствиях злоупотребления наркотическими и психотропными веществами. Также эта беседа учит учащимся отказаться от употребления наркотиков и сопротивляться негативным явлениям в обществе. Учителя воспитывали ответственное отношение к своему здоровью.
-
"Балкыш" лагерен ачу 01.06.2017

Бүген 1 июнь көнне Курсабаш төп мәктәбе янында оешкан “Балкыш” сәламәтләндерү лагере үз ишекләрен 15 балага ачты. Отрядларга бүленгәч, балалар лагерь ачылуга багышланган “Без – Россия балалары” дигән чарада, балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән “Балачак бәйрәме”ндә актив катнаштылар. Көнгә йомгак ясалды, бүләкләр тапшырылды.
-
"Кулинария"түгәрәгендә мастер класс 18.05.2017

Бүген "Кулинария" түгәрәгендә авыл китапханәсендә оешкан "Ак калфак" членнары мастер класс күрсәттеләр. Шайнурова Ания апа авылның иң оста пешекчесе буларак үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул укучыларга кош теле һәм урама пешерү технологиясен өйрәтте. Түгәрәк ахырында бергәләп чәй эчтеләр.
-
Гайлә көне 15.05.2017

15 май көнне 1-9 нче сыйныфларда “Минем тормышымда гаилә һәм ватан” дигән тема буенча бердәм класс сәгате үткәрелде. Дәрестә укучыларда әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам,хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту, Ватанны ярату һәм саклау кебек максат куелды. Дәрестә укучылар үзләренең гаилә әгъзалары турында әңгәмә кордылар, гаиләдәге кызыклы вакыйгаларга тукталдылар. Шулай ук гаилә, ватанга бәйле табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр әйтелде. Укучылар үзләренең гаилә рәсемен ясадылар һәм гаилә белән ватанны яратырга, сакларга кирәклеккә төшенделәр.
-
"Үлемсез полк -2017" 09.05.2017

-
"Рәхмәт Сезгә, ВЕТЕРАННАР" 08.05.2017

-
Сыйныф сәгате "Чернобыль АЭС авариясе" 29.04.2017

29 нчы апрель көнне класс сәгатендә 1-9 нчы класс укучылары белән Чернобыль АЭС авариясе турында сөйләшенде.Әлеге сыйныф сәгтендә түбәндәге максатлар куелды: укучыларга Чернобыль трагедиясе турында төшенчә бирү, бер-береңә булышу, патриотлылык хисләре тәрбияләү. Укучыларга бу авариянең бик күп кешеләргә кайгы китергәнлеге аңлатылды. Чернобыль трагедиясе ул- кара кайгы, ул башка беркайчан да кабатланмасын иде, -дигән нәтиҗә ясалды.
-
Экояз 2017 29.04.2017

-
"Инглиз теле фестивале" 28.04.2017

Бүген Саба гимназиясендә районкүләм "Инглиз теле фестивале" үтте. Анда укучылар "Җыр", "Шигырь сөйләү","Сәхнәләштерелгән күренеш" номинацияләрендә көч сынаштылар. Мәктәбебезнең 5-8 сыйныф укучылары "Сәхнәләштерелгән күренеш" тә уңышлы чыгыш ясап 3 урынга лаек булды. МОЛОДЦЫ!!!




