Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Ритмика и танец" дәрестән тыш эшчәнлек 20.09.2018

"Ритмика и танец" дәрестән тыш эшчәнлек бик күңелле үтә. Укучылар бик теләп һәм кызыксынып төрле күнегүләр өйрәнә.
-
Телефон доверия 31.08.2018

8-800-2000-122 Звонок бесплатный с любых телефонов (проводных и мобильных) в России. При звонке на этот номер в любом населенном пункте Российской Федерации дети, подростки и их родители могут получить экстренную психологическую помощь. Конфиденциальность и бесплатность – главные принципы работы детского телефона доверия. Это означает, что каждый ребенок и родитель может анонимно и бесплатно получить психологическую помощь и тайна его обращения на телефон доверия гарантируется. К этому номеру подключено более 200 организаций во всех субъектах Российской Федерации, из которых большинство служб работает в круглосуточном режиме.
-
“Сау бул, “БАЛКЫШ” лагеры!!! 24.06.2018

Менә лагерьның, соңгы, егерме беренче көне дә җитте. Иртәнге аштан соң, укучылар лагерьның ябылу тантанасына әзерләнделәр, “Сау бул, Лагерь!» концерт программасында катнаштылар, әлеге темага рәсемнәр ясадылар. Шулай ук “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында укучылар “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” девизы астында рәсем конкурсында катнаштылар. Төшке аштан соң, лагерьга йөргән укучылар белән үткән көннәрне искә төшердек, йомгак ясадык.
-
20 көн - "Челтер-челтер чишмә ага" 23.06.2018

Лагерьның егерменче көне чишмәләргә багышланды. Иртәнге аштан соң, укучылар белән авылыбыздагы чишмәләр буйлап сәяхәт иттек, тирә-якларын җыештырдык, чүптән арындырдык. Аннан кайткач, “Безнең чишмәләр” темасына рәсем конкурсы оештырылды. . Шулай ук “Наркотикларсыз тормыш айлыгы” кысаларында укучылар ике отрядка бүленеп “Күңелле стартлар” һәм пионербол уйнадылар. “Алые паруса” отряды җиңүче булды.
-
19 көн - Хәтер көне 22.06.2018

Лагерьның унтугызынчы көнендә укучылар Советлар Союзы Герое Зәки Хабибуллин нигезендә булдылар, “Хәтер көне” дип исемләнгән чарада катнаштылар. Шулай ук “Наркотикларсыз тормыш айлыгы” кысаларында Курсабаш авыл фельдшеры Нафикова Р.И укучылар белән әңгәмә үткәрде. Көндезге аштан соң, үз куллары белән ясаган чәчәкләрне һәйкәлләргә салдылар, сугышта ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
-
18 көн - "Экология һәм без" 21.06.2018

Лагерьның унсигезенче көне иртәнге оештыру эшләре белән башланды. Иртәнге аш ашагач, укучылар Курсабаш мәдиният йорты хезмәктәрләре белән очраштылар, экологик темага видеоролик карадылар, туган җиргә, туган илгә багышланган шигырь конкурсы да үтте. Шулай ук “Наркотикларсыз тормыш айлыгы” кысаларында укучылар белән “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң, без экологик акциягә чыктык.
-
17 көн - Лесхозда экскурсиядә 20.06.2018

Лагерьның унҗиденче көнендә укучылар Лесхоз бистәсенә экскурсиягә бардылар. “Нарат” боз сараенда тимераякта шудылар, үзләрен физик яктан чыныктырдылар. Ә аннан соң балаларны “Урман” музее каршы алды. Әлеге экскурсия укучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматларга бай булды. Аннан кайткач, саф һавада уеннар уйнадылар.
-
16 көн - "Алтын балык" 19.06.2018

Лагерьның уналтынчы көнендә иң оста балык тотучыны ачыкладык. Ә төшке аштан соң, балалар “Алтын балык” аппликацияләр конкурсында актив катнаштылар. Көн күңелле үтте.
-
15 көн - Туган ягым экологиясе 18.06.2018

Лагерьның унбишенче көне Экология атналыгын башлап җибәрде. Укучылар “Туган ягым экологиясе” нә фоторепортаж ясадылар. “Матурлыкны саклыйк” чәчәкләр панносы ясадылар. Төшке аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
14 көн - Өчилегә экскурсия 15.06.2018

Лагерьның ундүртенче көнендә укучылар Өчиле авылы клубына экскурсия ясадылар. Клубта төрле-төрле уеннар уйнадылар, Өчиле авылы белән дә таныштылар. Төшке аш ашап, ял итеп алгач, укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар белән көнне йомгакладылар.




