Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
13 көн - "Хайваннар дөньясында" 14.06.2018

Бүгенге көн, көндәгечә, оештыру эшләреннән башланып китте. Иртәнге аштан соң, укучылар белән “Табышмаклар иленә” сәяхәт иттек, табышмактан белгән һәм башка хайваннар белән якынанырак танышу максатыннан, видеофрагментлар карадык. Укучыларга “җәнлекләр дөняьсында” бик ошады.
-
12 көн - Сабада экскурсиядә 13.06.2018

Лагерьның уникенче көнендә укучылар Байлар Сабасына экскурсиягә бардылар. Сәләтле балалар мәктәбе базасында урнашкан психологик үзәктә булдылар: әңгәмәдә катнаштылар, тренинглар үттеләр, ял булмәсендә ял иттеләр Балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Аннан кайткач, саф һавада уеннар уйнадылар.
-
11 көн - Россия көне 12.06.2018

Лагерьның унберенче көнендә укучылар Россия көнен билгеләп үттеләр: Түбән Утар клубына сәяхәт иттеләр, анда концерт програмасында катнаштылар. Төшке аштан соң, балалар Россия көненә карата рәсемнәр ясадылар. Көн файдалы үтте.
-
10 көн - Китапханә көне 11.06.2018

Лагерьның унынчы көне, көндәгечә,иртәнге оештыру эшләре белән башланып китте. Иртәнге аш..... “Китапханәләр безгә нигә кирәк?” укучылар белән әңгәмә булды. Шулай ук авылыбыз китапханәсенә барып укучылар китаплар алдылар. Әлеге экскурсиядән соң, “Иң, иң.....” интеллектуаль уенында укучылар үзләре арасыннан иң-иңнәрен сайладылар, һәм укучылар арасында шашка-шахмат ярышлары оештырылды. Төшке аштан соң, төрле милли хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнгә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.
-
9 көн - "Җәнлекләр - безнең дуслар!" 09.06.2018

Лагерьның тугызынчы көне урман җәнлекләренә багышланды. Укучылар иртәнге аштан соң, урман хайваннары турында интеллектуаль уенда катнаштылар, үзләренең белемнәрен барладылар, яңа кызыклы фактлар турында белделәр, табигатькә экскурсиягә чыктылар. Ә инде төшке аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн укучылар өчен файдалы үтте.
-
8 көн - Дуслык көне 08.06.2018

Бүген, лагерьның сигезенче көне, укучылар өчен “дус булып яшик” девизы астында үтте. Иртәнге аштан соң, балалар төрле-төрле конкурсларда катнаштылар, төрле милләт уеннарын уйнадылар, бергә-бергә дус яшәү серләренә төшенделәр. Тәмле төшке аш ашап, яңа көчләр туплагач, укучылар тирә-яктагы матурлыкны кәгазь битенә күчерделәр. Көн файдалы һәм күңелле үтте.
-
7 көн - “Без ТЫНЫЧЛЫК телибез!” 07.06.2018

Лагерьның җиденче көнендә укучылар “Минем авылдашларым” дип исемләнгән әңгәмәдә катнаштылар, гаилә архивларын барладылар, тынычлык турында шигырь, җыр конкурсы үткәрделәр. Көндезге аштан соң, авылыбызның истәлекле урыннарын барладылар, сәяхәт кылдылар.
-
6 көн - Пушкин көне 06.06.2018

Лагерьның алтынчы көне А.С. Пушкинның туган көненә багышланды. Көн иртәнге оештыру эшләре белән башланып китте. Иртәнге аш... Укучылар белән язучынын биографиясен, тормыш юлын искә төшердек, викторина сорауларына җавап бирдек. Шулай ук А.С. Пушкин әкиятләренә багышланган шигырь, рәсем конкурслары оештырылды. Төшке аштан соң, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнгә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.
-
5 көн - Спорт көне 05.06.2018

Иртәнге оештыру эшләреннән соң, лагерьның бишенче көнендә укучылар вожатыйлар белән берлектә“Сәламәт һәм көчле буласың килсә, спортны яратырга кирәк” исеме астында төрле спорт уеннары уйнадылар, ГТО нормалары тапшырдылар, “Начар гадәтләр белән дус булма” темасына әңгәмә кордылар. Төшке аштан соң, ял итеп алгач, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнгә йомгак ясалды актив укучылар бүләкләнделәр.
-
4 көн - Туган илкәем 04.06.2018

Лагерьның 4 нче көне Туган ил, туган җиргә багышланды. Укучылар белән Россия, Татарстан турында әңгәмә үткәрелде, гимн җырладылар. Шулай ук укучылар “Һәрвакыт булсын кояш” темасына рәсемнәр ясадылар. Иң яхшы дип табылган 3 рәсем ясаучыларны бүләкләдек.Төшке аштан соң, укучылар үзләрен спортта сынадылар: “Кем тизерәк” дип аталучы эстафетада катнаштылар.




