Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Лагерьның уникенче көне 13.06.2017

Лагерьның уникенче көнендә укучылар Россия көнен билгеләп үттеләр: Түбән Утар клубына сәяхәт иттеләр, анда концерт програмасында катнаштылар. Төшке аштан соң, балалар Россия көненә карата рәсемнәр ясадылар. Шулай ук “Наркотикларсыз тормыш айлыгы” кысаларында “Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый” рәсем конкурсында актив катнаштылар. Көн файдалы үтте.
-
Лагерьның унберенче көне 11.06.2017

Лагерьның унберенче көнендә укучылар Курсабаш авылы мәчетенә экскурсия ясадылар. Авылыбызның мулласы белән әңгәмә оештырылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Мәчет янында булган уен мәйданчыгында уеннар уйнадылар. Төшке аш ашап, ял итеп алгач, укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар белән көнне йомгакладылар.
-
Лагерьның унынчы көне 10.06.2017

Лагерьның унынчы көне, көндәгечә,иртәнге оештыру эшләре белән башланып китте. Иртәнге аш..... “Китапханәләр безгә нигә кирәк?”дигән укучылар белән әңгәмә булды. Шулай ук авылыбыз китапханәсенә барып укучылар китаплар алдылар. Әлеге экскурсиядән соң, “Иң, иң.....” интеллектуаль уенында укучылар үзләре арасыннан иң-иңнәрен сайладылар, һәм укучылар арасында шашка-шахмат ярышлары оештырылды. Төшке аштан соң, төрле милли хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнгә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.
-
Лагерьның тугызынчы көне 09.06.2017

Лагерьның тугызынчы көне урман җәнлекләренә багышланды. Укучылар иртәнге аштан соң, урман хайваннары турында интеллектуаль уенда катнаштылар, үзләренең белемнәрен барладылар, яңа кызыклы фактлар турында белделәр, табигатькә экскурсиягә чыктылар. Ә инде төшке аштан соң, экскурсиядә күргән матур чәчәкләрне үзләре ясадылар. Көн укучылар өчен файдалы үтте.
-
Лагерьның сигезенче көне 08.06.2017

Бүген, лагерьның сигезенче көне, укучылар өчен “дус булып яшик” девизы астында үтте. Иртәнге аштан соң, балалар төрле-төрле конкурсларда катнаштылар, төрле милләт уеннарын уйнадылар. Бергә-бергә дус яшәү серләренә төшенделәр. Тәмле төшке аш ашап, яңа көчләр туплагач, укучылар тирә-яктагы матурлыкны кәгазь битенә күчерделәр. Көн файдалы һәм күңелле үтте.
-
Лагерьның җиденче көне 07.06.2017

Лагерьның җиденче көнендә укучылар Советлар Союзы Герое Зәки Хабибуллин нигезендә булдылар, рус теле көненә багышланган шигырь конкурсы үткәрделәр. Көндезге аштан соң, авылыбызның истәлекле урыннарын барладылар, сәяхәт кылдылар.
-
Лагерьның алтынчы көне 06.06.2017

Бүгенге көнне “Балкыш” сәламәтләндерү лагере балалары түземсезләнеп көттеләр, чөнки лагерьның алтынчы көнендә аларны Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музеена экскурсия көтә. Ниһаять, без анда. Укучылар Г.Тукайның шәхси тошмышы, иҗаты белән якыннанырак таныштылар, Г. Тукай язган әкият геройлары белән фотога төштеләр. Укучылар әлеге көннән бик канәгать булдылар.
-
Лагерьның бишенче көне 05.06.2017

Иртәнге оештыру эшләреннән соң, лагерьның бишенче көнендә укучылар вожатыйлар белән берлектә“Сәламәт һәм көчле буласың килсә, спортны яратырга кирәк” исеме астында төрле спорт уеннары уйнадылар, “Начар гадәтләр белән дус булма” темасына әңгәмә кордылар. Төшке аштан соң, ял итеп алгач, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнгә йомгак ясалды актив укучылар бүләкләнделәр.
-
Лагерьның дүртенче көне 04.06.2017

Лагерьның 4 нче көне Туган ил, туган җиргә багышланды. Укучылар белән Россия, Татарстан турында әңгәмә үткәрелде, гимн җырладылар. Шулай ук укучылар “Һәрвакыт булсын кояш” темасына рәсемнәр ясадылар. Иң яхшы дип табылган 3 рәсем ясаучыларны бүләкләдек.Төшке аштан соң, укучылар үзләрен спортта сынадылар: “Кем тизерәк” дип аталучы эстафетада катнаштылар.
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2017

“Балкыш” лагеренең өченче көне “Тарихи көн” дип аталды. Укычылар иртәнге аштан соң, обелисклар турында әңгәмә кордылар, үз куллары белән ясалган чәчәкләрне һәйкәлләргә салдылар. Шулай ук балалар авыл китапханәсенә экскурсия ясадылар, “Хәтер китабы” белән таныштылар. Төшке аштан соң, балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көндәгечә йомгап ясалды, алдагы көн планы белән таныштырылды.




