Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Лагерьның җиденче көне 31.12.2016

Курсабаш мәктәбе янында оешкан "Балкыш" кышкы ял һәм сәламәтләндерү лагеры бүген соңгы җиденче көнендә күңелле стартлар оештырды һәм лагерне ябылу тантанасына багышланган чара үтте. Укучылар бик күңелле һәм файдалы ял иттеләр.
-
Яңа 2017 ел котлы булсын!!!! 31.12.2016

-
Лагерьның алтынчы көне 30.12.2016

Бүгенге көн дә бик күңелле үтте. Укучылар белән Сабага экскурсиягә бардык. Үзәк китапханәдә яңа китаплар белән таныштык, табышмакларга җаваплар таптык. Аннан соң Саба буенча сыннар карадык, алар янында фотосүрәткә төштек, таудан шудык.
-
Лагерьның бишенче көне 29.12.2016

"Балкыш" лагере балалары белән иртәнге оештыру эшләреннән соң, авыл китапханәсенә юл тотылар. Анда авылыбызның китапханәчесе Нафикова Фәридә апа китаплар белән таныштырды, уен уйнатты. Ә төшке аштан соң "Башваткычта кунакта" дигән интеллектуаль уен уйнадык.
-
Лагерьның дүртенче көне 28.12.2016

Лагерьнең дүртенче көнендә укучылар Курсабаш мәдәният йортында "Яңа ел кил безгә" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Төшке аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның өченче көне 27.12.2016

Бүген лагерь балалары белән "Нарат" боз сараена бардык. Укучылар рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Аннан соң "Урман" музеена кердек, андагы экспонатлар белән таныштык. Көн бик күңелле үтте.
-
Лагерьның икенче көне 26.12.2016

26 нчы декабрь көнне “Балкыш” кышкы лагере медпунктка сәяхәт ясадылар, сәламәтлекне саклау буенча фельдшер ның киңәшләрен тыңладылар. “Кышкы пейзаж» темасына шәм белән рәсем ясадылар. Рәсемнәр конкурсы оештырылды.
-
Лагерьның беренче көне 25.12.2016

Бүген Курсабаш төп мәктәбендә кышкы лагерь эшен башлап җибәрде. Укучылар отрядка исем, җыр, девиз сайладылар, газета чыгардылар. Төрле хезмәт ияләре белән танышу максатыннан экскурсиягә чыктылар.
-
Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте 24.12.2016

-
Кардан сыннар ясау 13.12.2016

Яңа елга әзерлек һәм "Снежная сказка - 2016" район конкурсында катнашу максатыннан мәктәбебез ишекалдында төрле кино, әкият персонажлары ясадык. Хәзерге вакытта аларны "җанландыру", буяу эшләре бара.




