Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Аҗаган-2017" 21.02.2017

Бүген, 21нче февраль көнне, Курсабаш төп мәктәбендә “Аҗаган -2017” хәрби-патриотик уены үтте . 6-9 сыйныф укучылары ике ротага бүленеп төрле ярышларда көч сынаштылар: автомат сүтеп-җыю, ОЗК кию, противогаз кию, азимут буенча йөреп байрак эзләү һәм боевой листок чыгару. Ярыш бик кызу барды һәм беренче рота җиңү яулады.
-
Туган тел көне 21.02.2017

Мәктәбебездә 21 нче февраль –Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. 21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре дип игълан ителде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Йосыпова Р.И. һәм рус теле һәм әдәбияты укытучылары Акбирова В.Ф., Аскарова З.Р. укучылар белән чыгыш әзерләделәр. Кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2017

Бүген мәктәп китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 7 сыйныф укучылары белән “Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып” дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның М.Җәлил турындагы белемнәрен арттыру, патриотик хисләр тәрбияләү.Дәрестә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Муса Җәлил язган ”Тупчы анты”шигыренең кулъязмасы белән таныштылар.
-
Батырлык дәресе 11.02.2017

11 нче февраль көнне һәр сыйныфта “Батырлык дәресе” дигән темага класс сәгате үткәрелде. Дәрестә укучыларга“нәрсә ул батырлык”, “батыр кеше нинди була” кебек төшенчәләрне аңлату максаты куелды. Дәрес барышында укучылар белән бу темага диспут корылды, видеоролик күрсәтелде. Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү буенча сөйләшенде. “Дәһшәтле сугыш мизгелләре” альбомы буенча сәяхәт иттеләр. Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштылар. Укучылар дәрес азагында нинди батырлыклар эшли белергә һәм батыр булу өчен үзләреңдә нинди сыйфатларны тәрбияләргә кирәклеккә төшенделәр.
-
Чаңгы юлы - 2017 11.02.2017

-
Парламент дәрес 10.02.2017

Бүген, 10.02.17 көнне, мәктәбебездә 6-9 сыйныф укучылары өчен район Советы депутаты Гарипов Альберт Музипович катнашында парламент дәресе үтте.
Укучылар белән Саба районының, Татарстан Республикасының һәм Россиянең үсешенә укучыларның өлеше турында әңгәмә үтте. Шулай ук укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.
-
Кооперативный техникум вәкилләре белән очрашу 10.02.2017

-
Күңелле стартлар 10.02.2017

10 февральдә физик тәрбия атналыгы кысаларында Курсабаш төп мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” уены үтте. “Пингвиннар” һәм “Смешариклар” командалары көч сынаштылар. 25:20 исәбе белән “Пингвиннар” командасы җиңү яулады.
-
Мәктәпкә керүче балаларның әти-әниләре белән җыелыш 09.02.2017

Бүген, 9 февраль көнне, Курсабаш төп мәктәбендә икенче уку елында беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларның әти-әниләре белән җыелыш үтте. Мәктәп директоры Шарипов А.Н. кирәкле документлар турында аңлатты.
-
Баскетбол, волейбол ярышлары 09.02.2017

Курсабаш төп мәктәбендә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 9 февраль көнне 7,8,9 сыйныф укучылары арасында баскетбол, волейбол ярышлары булды. Ярышлар бик киеренке барды, һәм түбәндәге урыннар билгеләнде: 3 урын – 7 класс, 2 урын – 8 класс, 1 урын – 9 класс. 9 сыйныфка мәктәпнең күчмә кубоклары тапшырылды.




