Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 50 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы тәмам 18.03.2017

Бүген башлангыч сыйныфлар атналыгының соңгы көне.Иң актив укучылар ачыкланды, конкурсларга нәтиҗәләр ясалды, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Шахмат ярышы 17.03.2017

Башлангыч сыйныфлар атналыгының 5 нче көне шахмат буенча турнир үткәрүгә багышланды. Укучылар номерлар сайладылар һәм парлап бүленделәр. Аннары уен башланып китте. Уеннар бик кызу барды. Ахырдан һәр классның җиңүчеләре билгеләнде. Менә алар: 1 класстан Шайнуров Илфар, 2 класстан Галләмов булат. 3 класстан Сәләхиев Язнур, 4 класстан Юсупов Наил . Аларны котлыйбыз!
-
“Игелек кылырга ашык” 16.03.2017

16 март көнне башлангыч сыйныфлар атналыгының дүртенче көне “Игелек кылырга ашык” темасына җыен үткәрүгә багышланды. Балалар отряд җырын башкардылар, девизларын әйттеләр. Аннары укучылар изгелек кылу, аның әһәмияте турында сөйләштеләр, төрле уеннар уйнадылар.
-Нәрсә соң ул игелек? – дигән сорауга җавап эзләделәр. Ахырдан “Һәр көнне игелек кылырга ашыгыйк” дигән нәтиҗә ясадылар.
-
“Табигать һәм без” 14.03.2017

2017 ел Татарстанда экология елы буларак, башлангыч сыйныфлар атналыгының икенче көне “Табигать һәм без” темасына багышланды. Шушы тема буенча рәсемнәр конкурсы, балалар белән экологик турнир оештырылды. “Табигать һәм без” дигән экологик кичәдә балалар проблемалы ситуация өстендә эшләделәр, экология законнары белән таныштылар, нинди законнарның бозылуын ачыкладылар. Кичә ахырында “Табигатьне без сакларга тиеш!” дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 13.03.2017

13 март көнне башлангыч сыйныф укучылары атналыклырын ачып җибәрделәр. Атналык үз эченә түбәндәге максатларны куйды:
-укучыланың танып-белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерү; үзеңә тапшырылган эшкә җаваплылык тәрбияләү; коллективта эшли белү күнекмәләре булдыру.
Атналыкның беренче көнендә “Безнең илебез”, Безнең фантазия” темаларына рәсем һәм кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде.
-
Афәрин, Фидәния
10.03.2017
Бүген Иҗат үзәгендә үткән "Без бергә" конкурсының "Нәфис сүз" номинациясендә катнашып икенче урынга лаек булды.
-
Әлифба бәйрәме 09.03.2017

Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар. Бүген сыйныфтагы һәр бала укый- яза белә. Гыйлем иясе балаларның белемнәрен тикшереп карады. Балалар сынатмадылар: төрле биремнәр үтәделәр, биеп, җырлап та күрсәттеләр. Бәйрәм балаларга да, әти- әниләргә дә бик ошады.
-
"Могҗизалар кыры" 07.03.2017

Бүген мәктәбебездә 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Могҗизалар кыры" уены үтте. Уенны Леонид Якубович үзе алып барды. 5-9 сыйныф кызлары өч турга бүленеп көч сынаштылар. Кызлар үзләре әзерләп килгән бүләкләрен: җыр-биюләрен дә күрсәттеләр. 7сыйныф укучысы Нагимова Зилә җиңүче булды. Чара бик матур үтте.
-
Экология дәресе 02.03.2017

2017 нче ел Татарстан Республикасында Экология Елы дип игълан ителде. Шушы уңадан без мәктәптә Экология дәресләре үткәрдек. Бу дәресләрнең төп максаты – әйләнә - тирәне яратучы ,аңа сакчыл караучы социаль- актив , гуманлы иҗади шәхес тәрбияләү , экологик белемнәрне пропагандалау тора. Беребез дә табигатькә зыян салмыйк. Кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында җаваплы икәнебезне онытмыйк!
-
"Ягез әле,егетләр!" 22.02.2017

22 февраль көнне мәктәбебездә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе үтте. Әлеге чараны 5 сыйныф укучылары алып барды, 6-9 сыйныф егетләре ике командага бүленеп көч сынаштылар. “Лидер” һәм “Патриот” командалары “Таныштыру”, “Рәсем ясау”, “Отжимание”, “Кадак кагу”, “Иҗади бирем үтәү” конкурсларында көч сынаштылар. Аларны ял иттереп конкурслар арасында укучылар бәйрәмгә багашлап мәзәкләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйге бик күңелле үтте. Әз генә өстенлек белән “Патриот” командасы җиңде. Ике командага да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.




