Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Агачлар утырттык! 16.05.2016

Яшәгән төбәгебезне яшелләндерү, ямьләндерүдә безнең коллектив зур көч һәм тырышлык куйды.
-
15 май - Гаилә көне 16.05.2016

Бүген, балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү максатыннан, "Безнең гаилә" темасына эшчәнлек узды. Балалар Г. Тукайның шул исемдәге шигырен тыңладылар, яттан өйрәнделәр, үз гаиләләре турында хикәя төзеп сөйләделәр. "Бездә шулай, сездә ничек?" уен-ситуациясендә, "Назлы сүзләр" тәрбияви күнегүендә балалар теләп катнашты. Нәсел агачы, шәҗәрә турында танышканнан соң, балалар һәр таҗга бер гаилә әгъзасын төшереп, "Гаилә чәчәге" ясадылар.
-
Абдулла Алиш иҗаты 13.05.2016

Бу атнада кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары Абдулла Алиш иҗаты белән таныштылар, аның әкиятләрен бик яратып тыңладылар. "Сертотмас үрдәк" әкиятен үзләре дә сәхнәләштерделәр.
-
Әкиятләр илендә 13.05.2016

Татар балалар язучылары иҗаты белән балалар ел дәвамында танышалар: әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр укыйбыз, тыңлыйбыз, мультфильмнар карыйбыз. Яраткан әсәрләренең эчтәлегенә карата рәсемнәр ясыйлар. Әкиятләрне сәхнәләштереп, әти-әниләргә, иптәшләренә, кечкенә төркем балаларына уйнап күрсәтәләр.
-
Абдулла Алиш - яраткан әкиятчебез 13.05.2016

Зурлар төркемендә Татар балалар язучылары турында алган белемнәрне камилләштереп, бүген "Әкиятләр илендә" дигән викторина уздырылды. Балалар иллюстрацияләргә карап, кайсы әкияткә карата ясалганын әйттеләр, табышмакларга җавап эзләделәр, әкият каһарманнарын танып, кайсы әкияттән булуларын әйттеләр. Үзләре дә яраткан әкиятчеләре - А. Алиш әкиятләренә карата рәсемнәр ясадылар, пластилиннан "Сертотмас үрдәк" геройларын әвәләделәр.
-
Без тынычлык телибез! 11.05.2016

Сабада Җиңү парадында быел барлык оешмалар да катнашты. Без Җиңү көнен аеруча зур әзерлек белән, зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Илләребез имин, еллар тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын!
-
Парад Победы 08.05.2016

Сегодня дети и сотрудники детского сада ходили на Парад Победы, а потом возложили цветы у памятника героям, павшим за Родину.
-
Җиңү алып килгән яз. 06.05.2016

Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү,балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән уздырылган атна ахырында бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән һәйкәл янына бардык.Бу сугышта һәрберебезнең дә якыннары ятып калган......
-
Табигатьне саклаган - үз яшәвен аклаган. 29.04.2016

Яз җитү белән балалар бакчасында эш кайный башлый: кар астыннан чыккан чүпләрне җыю, багана агарту, агач утырту, бакча территориясен тырмалау, бакча казу һ. б.
Хезмәт сөючәнлек, тырышлык, табигатьне саклау кебек сыйфатларны балаларыбызда да формалаштырырга омтылабыз.
Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары балалар бакчасы яны участогында агач утырттылар. Балалар мәктәпкә киткәч тә, миләшләр аларның истәлекләре булып, җимеш биреп, табигатьне матурлап үсәрләр.
-
Тукайның туган көн бәйрәме 28.04.2016

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә бүген Тукай бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмгә әти - әниләр дә килде.Кичә Тукай әкиятләрен сәхнәләштереп,җырларын җырлап,балалар өчен язган шигырьләрен сөйләп үтте.Балалар биюгә дә бик осталар."Эх,шома басабыз" дигән биюләрен алар килгән кунакларга биеп күрсәттеләр.









