Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан. 08.04.2016

Балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту йөзеннән зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерү станциясенә сәяхәткә бардылар.Кайту юлында чишмәгә сугылып,бистәбез табигатенә хозурланып кайттык.
-
Мәчетләргә бару көне 08.04.2016

Бүгенге көн апрель аендагы көннәрнең мәгънәләре буенча "Мәчеткә бару көне" дип кертелгән. Без,бакчабыз балалары белән шулай һәр көнне азсызыклап үтәбез.Менә бүген дә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Нургали бабабыз мәчете янына барып килдек,истәлеккә фотосүрәткә төштек.
-
Аязга 3 яшь 04.04.2016

Аязны туган көне белән котлыйбыз. Бәхетле бул!
-
Сыерчыклар кайта 01.04.2016

Өй түрендә бакчада,
Талчыбык куначада
Сыечык канат кага –
Яз килүгә шатлана.
-
Су - яшәү чыганагы 01.04.2016

Атна дәвамында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яшәү чыганагы булган су турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Су белән төрле тәҗрибәләр ясап, аның үзенчәлекләрен ачыкладылар. Сулыкларны, чишмә-елгаларны сакларга, пычратмаска кирәклегенә төшенделәр. "Юындыр" ("Мойдодыр") мультфильмын карап, фикер алыштылар.
-
1 апреля - День шуток, смеха и веселья! 01.04.2016

Сегодня в старшей группе с утра звучала весёлая музыка, дети шутили, веселились, показывали фокусы, рассказывали смешные истории.
Смейтесь с нами!
Смейтесь как мы!
Смейтесь лучше нас!
-
Су белән тәҗрибәләр 01.04.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары җитәкчелегендә су белән тәҗрибәләр үткәрде. Алар тәҗрибәләр нигезендә суның үзлекләрен өйрәнделәр. Үз куллары белән үткәргән тәҗрибәләр балаларга бик ошады.
-
Нәүрүз бәйрәме 28.03.2016

27 март көнне бистәбездә шаулап -гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәм уңаеннан спортзалда мәктәп, балалар бакчасы, "Нарат" боз сарае h.б. командалар арасында спорт ярышлары оештырылды. Командалар төрле эстафета ярышларында сынатмадылар. Җанатарлар үз командаларына көч-куәт өстәп торды.
-
Кошлар кайта туган якка 28.03.2016

Яз килә. Яз килә.
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып
Җырчы кошлар килә.
Кечкенәләр төркемендә кошлар атналыгы башланып китте. Бүген безгә кунакка сыерчык килде. Балалар кошның гәүдә төзелеше, хәрәкәтләре белән таныштылар, сыерчыкның моңлы сайравын тыңладылар. "Кошлар оясы" хәрәкәтле уен уйнадылар. Балалар сыерчыкның үзенә дә "Сыерчык" җырын бүләк иттеләр.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл! 25.03.2016

Спортны ярату кирәк
Безнең һәммәбезгә дә.
Сәламәтлек үзе бәхет
Киләчәк көнебездә.









