муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүлиева Рәзифә Кыям кызына 55 яшь! 02.08.2016

Хөрмәтле Рәзифә Кыямовна!
Олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы көннәрдә саулык, озын гомер, гаилә тигезлеге, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
Куанырга сәбәп бар ул үзе-
Җиттең менә ике “биш”легә.
Күпләргә әле 55 яшьлек гомер-
Буй җитмәслек биек үр генә.
Үзең генә белгәнсеңдер инде
Таңнарыңның ничек атканын.
Сизәсеңме, бәйрәм булып,
Бәхетеңнең бүген кайтканын?
Яшьлек матурлыгы берни түгел,
Акыл матурлыгы йөзеңдә.
Бүгенгедәй бәхет көтсен сине,
Гомереңнең алтын көзендә.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Якыннарың барын онытма!
-
Әти-әниләр җыелышы.
29.06.2016
Җәйне барыбыз да зарыгып көтеп ала. Аеруча балалар ярата аны. Өч ай буе иректә булу, үзең теләгәнне эшләү нинди зур бәхет бит. Урамда йөрисеңме, су керәсеңме –барысы да үз иркеңдә. Шушы рәхәтлекләр белән бергә, җәй – хәвеф-хәтәрләргә дә бай чор ул.Көннәр аеруча кызу торган вакытта су буйлары, урам һәркемне үзенә дәшә. Әз генә саксызлык күрсәтү дә гомерлек үкенеч белән тәмамланырга мөмкин. Җәйге чорда балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр ата-ананың иң зур бурычларыннан берсе.Шул уңайдан мәктәптә әти - әниләр җыелышы үткәрелде. Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, куллар куйдырылды.
-
Чыгарылыш кичәсе 26.06.2016

Бүген мәктәбебезнең 11 нче сыйныфын тәмамлаган 11 егет һәм кыз кулларына урта белем турында аттестат алдылар. Көндез районда үткәрелгән Чыгарылыш кичәсендә Муллаянов Илнар һәм Садикова Зилә мәгариф бүлеге Грамотасы белән, Файзрахманова Фәридә РФ медале белән бүләкләнделәр. Укучыларның барысын да зур җиңүләре белән котлыйбыз. Үзләре теләгән уку йортларына кереп, исән-имин укуларын телибез.
-
Лагерьның соңгы көне. 24.06.2016

Бүген - укучыларның лагерь белән саубуллашу көннәре. Иртәнге аштан соң мәдәният йортында Саубуллашу концерты куйдылар. Төшке аштан соң дискотека үткәрелде.
Укучыларның җәйге каникулларны исән-имин генә үткәреп, яңа көч-дәрт җыеп, яңадан укырга җыелуларын көтеп калабыз.
-
22 июнь - сугыш башланган көн
22.06.2016
Сугыш... Күпме сагыш, кайгы, күз яшьләре алып килдең син! Никадәр югалту, бәхетсезлек китердең тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек , курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән аналары бар. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады.
Бүген укучылар иртәнге аштан соң чәчәкләр ясадылар, аннары чәчәкләр белән сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган обелискка төштеләр. Төшке аштан соң Бөек Ватан сугышы турында фильм карадылар.
-
Авыл буйлап сәяхәт 21.06.2016

Бүген мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар авылыбыз урамнары буйлап сәяхәт иттеләр. Истәлекле урыннар тарихы белән таныштылар, авылыбыздагы матур йорт-җирләргә карап сокландылар. Төшке аштан соң мәдәният йортына дискотекага төштеләр. Рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.
-
Юлларда балалар куркынычсызлыгы 17.06.2016

Мәктәп яны лагере " Юлларда балалар куркынычсызлыгы" интернет-акциясендә катнаша. Шул уңайдан бүген балалар белән "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән темага викторина һәм рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Хезмәт белән ял янәшә 16.06.2016

Ял һәм хезмәт лагерена йөрүче укучылар , мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү белән беррәттән, ял да итә беләләр, төрле спорт уеннарын яратып уйныйлар.
-
Спектакль карарга бару 14.06.2016

Бүген мәктәп яны лагерена йөрүчеләр Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортына Туфан Миңнуллинның "Әйт әле, күбәләк" спектаклен карарга бардылар. Бик ошатып, рухи көч, дәрт алып кайттылар.
-
Балык кап, яр буенда ялтырап ят 13.06.2016

Көн артыннан көн үтә. Балаларның лагерьдагы вакытлары көннән - көн мавыктыргычрак, кызыклырак була бара. Бүген елга буена экскурсиягә бардылар. Малайлар балык тоттылар, кызлар файдалы үләннәр җыйдылар.









