муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Олимпиадаларның мәктәп туры башланды 19.09.2016

Бүген укучыларның Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп турлары башланып китте. Укучылар экономика фәненнән олимпиада эшләрен башкардылар.
-
Мәктәп Думасына сайлаулар 18.09.2016

Бүген Югары Симет авыл җирлегендә урнашкан 2466 нчы номерлы сайлау участогында мәктәп Думасына сайлаулар үткәрелде. Сайлауда 8-10 нчы классларда укучы 27 сайлаучы катнашты. 4 кандидат тәкъдим ителгән иде. Иң күп тавыш җыеп 9 нчы сыйныф укучысы Муллагалиева Ләйлә спикер итеп сайланды.
-
Мәдәният дәресе 16.09.2016

Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары өчен Мәдәният дәресе үткәрелде. Дәрестә Югары Симет авыл китапханәсе китапханәчесе Насырова Гүзәл апа катнашты. Ул укучыларны һәрвакыт мәдәният тормышында кайнарга, концертларда актив катнашырга, китапханәгә йөрергә, күп итеп китапдар укырга чакырды һәм "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды.
-
Корбан ашы 14.09.2016

Бүген мәктәп ашханәсендә укучылар өчен Корбан ашы үткәрелде. Авылыбыз абыстае Раушания апа укучыларга Корбан гаете турында сөйләде, туган һәр көнгә рәхмәтле булырга чакырды, изге теләкләрен җиткерде.
Корбан гаете мөбәрәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!
-
Портрет - кичә
11.09.2016
Бүген Югары Симет мәдәният йортында математика укытучысы Нуриева А.М.ның юбилее уңаеннан портрет-кичә үткәрелде.
-
Котлыйбыз!!!
10.09.2016
9 нчы сыйныф укучысы Загриев Фоат ТР укучылары арасында үткәрелгән су модельләре спорты беренчелегендә III призлы урынга ия булды. Фоатны һәм "Судомоделирование" түгәрәге җитәкчесе Имамиев Ильмир Ильфатовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгында ачык дәрес 09.09.2016

-
"Экстремизмга - Юк!" айлыгы барышы. 07.09.2016

1 нче сентябрьдән мәктәбебездә "Экстремизмга - Юк!" айлыгы башланды. Әлеге айлык кысаларында Югары Симет авыл җирлеге участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мурсалимович мәктәп администрациясе һәм хезмәткәрләр белән профилактик чаралар үткәрде, "Терроризмга каршы көрәш" темасына әңгәмә үткәрде.
-
Математика укытучысы Нуриева Азалия Мәгсум кызына 55 яшь! 05.09.2016

Хөрмәтле Азалия Мәгсумовна!
Сезне олы бәйрәмгез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен. -
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016

Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга .
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга.
Бүгеннән 2016-2017 нче уку елын башлап җибәрдек. 1 нче сыйныфка укырга 6 укучы - 2 кыз һәм 4 малай килделәр. Барлык укучыларга һәм укытучыларга Яңа уку елында иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек юлдаш булса иде. Хәерле сәгатьтә!!!









