муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Имтиханнар биреп карау
01.11.2016
31 нче октябрь һәм 1 нче ноябрь көннәрендә 9,11 нче сыйныф укучылары математика һәм рус теле фәннәреннән имтиханнар биреп карадылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 31.10.2016

Бүген I чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Педагог оештыручы Миннуллина Н.Н. "Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Мәктәп директры Гарифуллин Р.Н., директор урынбасарлары Билалиева Г.Ф., Имамиева Г.Х. укыту-тәрбия эшенең торышы, каникул планы, имтиханнар биреп карау тәртибе, көндәлек туклану, ирешелгән уңышлар турында чыгыш ясадылар. Җыелышта Саба муниципаль районы Башкарма комитеты вәкиле Исхакова А.Р. хокук бозуларны кисәтү буенча, ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Д.Р. юл йөрү кагыйдәләренең үтәлеше турында эчтәлекле чыгышлар ясадылар, видеороликлар күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз!!! 31.10.2016

Бүген Сәләтле балалар мәктәбендә 8,10 нчы сыйныф егетләре өчен "Я - мастер" конкурсы үткәрелде. 10 нчы сыйныф укучысы Мифтахов Данияр телефон өчен аскуйма ясап, I урын алды. Җитәкчесе - технология укытучысы Имамиев И.И. Чын күңелебездән котлыйбыз!!!
- Көзге каникул планы 29.10.2016
-
Әти-әниләр җыелышы
21.10.2016
9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ОГЭ,ЕГЭ буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Каникулда булачак имтиханнар биреп карау тәртибе,таләпләр, яңалыклар белән мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н., укыту эшләре буенча директор урынбасары Билалиева Г.Ф. таныштырдылар.
-
Уңыш бәйрәме 20.10.2016

Җырларда бу – алтын көз ае,
Шагыйрь дуслар, әйе сез хаклы:
Куаклардан булмый күз алып,
Бөтен җирне алтын көз басты.
Бәйрәм итеп көтеп алдык без,
Җимеш ае, муллык ае бу.
Келәтләргә тула саргылт төс.
Бүген мәктәбебездә 1-7 сыйныфлар катнашында “Көзге уңыш” бәйрәме узды.Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Ә 5-7 нче сыйныфлар арасында көзге КВН булды.КВН барышында 5 класс укучылары "Иҗади класс", 6 нчы класс укучылары "Шаян класс" , 7 нче класс укучылары "Сәләтле класс " исемнәренә лаек булдылар. Һәр сыйныф көзге фантазиядән чыгып өстәл әзерләде һәм урыннар билгеләнде.Бәйрәмгә йомгак ясап һәр сыйныфка рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Көзге бал 14.10.2016

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Әйе, күңелле эссе җәй үтеп тә китте, туган ягыбызга алтын көз килде. Көз -елның матур да, моңсу да вакыты. Мәктәпләрдә укулар, табигатьтә көзге үзгәрешләр башланды. Әле генә шаулап утырган бакчалар, басулар бушап калдылар. Тирә-якка карасаң ,нинди генә төсләр юк. Агачлардан сары, кызгылт яфраклар коела, әйтерсең, җиргә сары – кызгылт юрган түшәлгән.
Бүген 8-11 нче сыйныф укучылары катнашында Югары Симет мәдәният йортында "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде.Җәйге каникул вакытында төрле оешмаларда эшләгән укучыларга җитәкчеләр тарафыннан акчалата бүләкләр тапшырылды. Укучылар тарафыннан искиткеч бай концерт номерлары күрсәтелде.
-
Олимпиадалар дәвам итә
12.10.2016
Фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. Укучыларыбыз актив катнашалар. Бу атнада биология, информатика, физкультура фәннәреннән иң көчле укучылар ачыкланачак.
-
Без -"Татарстанның иң яхшы мәктәбе" 08.10.2016

7 нче октябрь көнне мәктәбебез директоры Рафис Накипович һәм музыка укытучыбыз Ильмир Илфатович Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында үткәрелгән Республика Укытучылар бәйрәмендә катнаштылар. Мәктәп коллективына “Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәбе – 2016” номинациясендә лауреат дипломы һәм Кубок тапшырылды. Чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Укытучыларыбызны бүләкләү 06.10.2016

Укытучылар бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм кичәсендә безнең мәктәбебезнең география укытучысы Шәфигуллина Әнисә Габделхәмитовна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Әнисә Габделхәмитовнаны котлыйбыз! Алга таба да эшендә уңышлар теләп калабыз.









