муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Көзге урманга сәяхәт 06.10.2016

Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт.. .Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган.. .Яңгырлардан соң үсеп чыккан төрле-төрле гөмбәләр, мине күрмәсәләр ярар иде, дигәндәй, яфрак астына качканнар. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр.. .Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар.
Әлеге матурлыкны күзәтергә бүген 1-5 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре белән берлектә, көзге урманга сәяхәт кылдылар.
-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2016

Кадерле укытучыларыбыз! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнеңүгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дәукучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз,туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Рәхмәт сезгә, укытучы апам,
Кызганмадың безгә көчеңне.
Үз сабые кебек якын итеп,
Әйтә идең җылы сүзеңне.
Тормыш бит ул юл ярмыйча бармый,
Күрсәтмәдең безгә күз яшен
Һәрберебез өчен үрнәк булдың
Олы җанлы, сабыр кешенең.
Үсеп җиткәч кенә аңладык без синең
Биргән белем, куйган тырышлык.
Киңәшегез безгә маяк кебек
Гомер буе янып торырлык.
Иң кадерле кешем, мәңге шат бул,
Яшә шулай эштән тәм табып.
Күрешергә язсын куанышып,
Кайтып кергәч, сезне сагынып. -
1 октябрь -Өлкәннәр көне! 01.10.2016

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне.Шул уңайдан бүген мәдәният йортында төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан апа – абыйлар өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде.Өлкәннәребез өчен укучылар көче белән бәйрәм концерты, чәй табыны әзерләнде.Хөрмәтле ветераннарыбыз үзләренең уй – кичерешләре белән уртаклаштылар.
Хөрмәтле өлкәннәребез!Сезне бөйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык – куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Сез безгә кирәк әле. 30.09.2016

-
Гадәттән тыш хәлләргә әзерлек 29.09.2016

-
"Яшел Россия"экологик өмә 24.09.2016

Тирә-ягыбызны яшелләндерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан,24 нче сентябрь көнне мәктәптә өмә үткәрелде.Укучылар һәм укытучылар мәктәп яны тәҗрибә участогын чистарту белән бергә, агач утырту акиясендә актив катнаштылар.
-
Милләтләр кроссы 24.09.2016

-
Укытучылар спартакиадасы 23.09.2016

Мәктәбебез укытучылары мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелгән спартакиадада актив катнаштылар.Гарифуллин Рафис Накипович кул көрәшендә 3 нче урын,Шакиров Рамил Шамилевич 100 метрга йөгерүдә 2 нче урын, команда аркан тартышуда 3нче урынны яулады.Афәрин! Котлыйбыз!
-
"Куркынычсызлык айлыгы" дәвам итә 22.09.2016

Тәрбия дәресләре "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән темага үтте.
-
Китапханә тормышы 22.09.2016










