муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2017

Кадерле ир-егетләребез! Cезне иң җылы хисләр, Җир йөзендәге иң матур теләкләр аша элек-электән килгән бәйрәм Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Бу көндә сезгә әйтәсе килгән теләкләрнең иң беренчесе - саулык, озын гомер, нык сәламәтлек, иксез-чиксез хыяллар, мәхәббәт, шатлык-куанычлар белән, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Йөрәгегез мәңге яшьлек бишегендә тибрәлсен.
Һәрвакыт якыннарыгызның күңел җылысын, кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвегезне, йөргән юлларыгыз якты булуын, күңелегездә матурлык, йөрәгегездә шәфкатьлелек нуры сүнмәвен, эшләрегез уң һәм дә табыннарыгызның мул булуын, яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телибез.
Ерак йөрсен сездән чирләр!
Сез булганда гаилә гөрләр,
Хатын - кызда ялкын дөрләр.
Сезнең белән имин илләр!
Бәхет тапсын һәр ир- егет!
Тормасыннар алар җебеп,
Кыюлыкны эшкә җигеп,
Яшәсеннәр солтан кебек! -
Всероссийский заповедный урок 21.02.2017

«Охранять природу – значит – охранять Родину». Россия – страна, в которой существуют и действуют множество «заповедных островов» - заповедников, национальных парков, природных заказников. Сколько в России охраняемых природных территорий? С чего начала отсчет уникальная система сохранения сети эталонных природных объектов? Как строилась и крепла эта система, какие испытывала взлеты и падения, какие научные идеи лежали в ее основе?
Ответы на все эти и многие другие вопросы учащиеся 5-11 классов узнали во Всероссийском заповедном уроке, которые провели учитель географии Шафигуллина А.Г. и учитель биологии Халиуллина Р.Р.
-
Туган тел көне 21.02.2017

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!
21 нче февраль - Туган тел көне уңаеннан, 10 нчы сыйныф укучылары катнашында линейка үткәрелде.
-
Очрашу 20.02.2017

5-11 нче сыйныф укучылары өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты вәкиле Исхакова А.Р. һәм ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Д.Р. белән очрашу үткәрелде. Алар хокук бозуларны кисәтү , юл йөрү кагыйдәләре буенча эчтәлекле чыгышлар ясадылар, видеороликлар күрсәттеләр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Ягез әле, егетләр 20.02.2017

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Ягез әле, егетләр” кичәсе үткәрелде. 7-11 нче сыйныф егетләре ике командага бүленеп көч сынаштылар. Күп төрле кызыклы, мавыктыргыч конкурслардан соң “Татар егетләре” командасы әз генә өстенлек белән җиңүгә иреште. Кичәне кызларның матур җыр-биюләре бизәде.
-
Илзатны җиңүе белән котлыйбыз! 20.02.2017

17-19 нчы февраль көннәрендә Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә су модельләре буенча ТР укучылары арасында ярыш үткәрелде. Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Мифтахов Данияр һәм 7 нче сыйныф укучысы Загриев Илзат , җитәкчеләре Имамиев И.И. белән берлектә әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Илзатны 2 нче урын алуы белән котлыйбыз! Киләчәк ярышларда да зур уңышлар телибез.
-
Батырлык дәресе 17.02.2017

Бүген мәктәп күләмендә Батырлык дәресе үткәрелде. Дәрескә Югары Симет авыл җирлегеннән Әфган һәм Чечен сугышларында катнашучылар чакырылды. Укучылар кеше өчен иң кадерлесе - тормыш икәнлегенә төшенделәр.. Без барыбыз да җирдә бер тапкыр гына яшибез. Без тормышыбызны әрәмгә үткәрергә тиеш түгел. Моның өчен безгә көчле, рухлы, тырыш, түзем, кыю, тәвәккәл, игелекле буларга, туган илебезне, йортыбызны, туганнарыбызны яратырга кирәк.
-
Республика олимпиадасындагы уңышыбыз 16.02.2017

9 нчы сыйныф укучысы Загриев Фоат - география фәненнән фән олимпиадаларының региональ этабы призеры. Укытучысы - Шафигуллина Әнисә Габделхәмит кызы. Чын күңелебездән котлыйбыз!!! Афәрин!!! Тагын да зуррак үрләр яулавыгызны телибез!
-
Всероссийская встреча с родителями 15.02.2017

15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур
15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube
(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
-
Мәктәбебез горурлыгы 15.02.2017

Татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабыннан 10 нчы сыйныф укучысы Шайхлиева Алия һәм 11 нче сыйныф укучысы Гибадуллина Инзилә призерлар булып кайттылар. Җиңүче кызларны һәм укытучы Муллаянова Талия Тәлгат кызын чын күңелебездән зур уңышлары белән котлыйбыз!!!









