муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Күңелле стартлар 14.02.2017

Спорт-сәламәтлек, патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында , 1-4 нче сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде. 4:3 исәбе белән “Морская пехота” командасындагы укучылар җиңүгә ирештеләр.
-
Айлык дәвам итә 13.02.2017

Спорт-сәламәтлек, патриотик тәрбия бирү айлыгы дәвам итә. Укучылар ике командага бүленеп көч сынашалар: "Морская пехота" һәм "Victоria" . Һәр ике команда стена газеталары чыгардылар.
-
Чаңгы юлы - 2017 11.02.2017

"Чаңгы юлы - 2017" ярышында барлык укучылар һәм укытучылар коллективы актив катнаштылар. Җиңүчеләр акчалата бүләккә ия булдылар.
Җиңүче укучыларыбыз:
1-4 нче класслар арасында
I урын - Шайдуллина Гөлзирә (2 кл), Загриев Солтан(2 кл)
II урын - Гарифуллина Чулпан (3 кл), Хабибуллин Рамазан (3 кл)
III урын - Хассамова Иркә (3 кл.), Ахмадуллин Булат (2 кл.)
5-8 нче класслар арасында
I урын - Хуҗина Сөмбел(5 кл), Завгриев Илзат (7 кл)
II урын - Валиева Зәлия (7 кл), Муллаянов Алмаз (7 кл)
III урын - Ибрагимова Диана (5 кл), Шамилов Рушан (6 кл)
9-11 нче класслар арасында
I урын - Шайдуллина Гөлнар(10 кл), Гарифуллин Рәмис (9 кл)
II урын - Загриева Нәркиз(9 кл), Шакиров Илһам(11 кл)
III урын - Имамиева Зөбәрҗәт(9 кл), Гибадуллин Минзаһит(9 кл).
Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!
-
Лингвистик КВН 10.02.2017

Бүген рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле атналыгы кысаларында, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Леонтьева Т.А. һәм инглиз теле укытучысы Халиуллина А.Э. 5-6 нчы сыйныф укучылары белән лингвистик КВН үткәрделәр. Укучылар ике командага "Сильные" һәм "Strong"ка бүленеп көч сынаштылар. 45:47 исәбе белән "Strong" командасы җиңүгә иреште.
-
Кооператив институт вәкилләре белән очрашу 10.02.2017

8-11 нче сыйныф укучылары өчен Копператив институт вәкилләре белән очрашу булды. Кадрлар бүлеге җитәкчесе Валиева Илхамия Рахимовна укучыларны уку йорты, керү имтиханнары, белгечлекләр, торак шартлары белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Әлифба бәйрәме 09.02.2017

Әлифбаның һәр хәрефе
Безнең күңелгә сеңгән.
Балаларның күңеленә
Аның сафлыгы иңгән!
Бик тырышып укыдык без,
Өйрәндек Әлифбаны.
Айлар, еллар үтсәләр дә
Хөрмәт итәрбез аны!
Бүген 1 нче сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. Класстан тыш чарага укучыларның әти-әниләре дә чакырылды.
-
Мини-футбол ярышы 09.02.2017

Мәктәбебездә спорт-сәламәтлек, патриотик тәрбия айлыгы бара. Айлык кысаларында бүген ике команда арасында мини-футбол ярышлары үтте. Исәп 4:4.
-
Парламент дәресләре 08.02.2017

5-11 нче сыйныф укучылары өчен “Татарстан-2030: Республика киләчәгендә минем өлешем” дигән темага парламент дәресләре үтте. Дәресләрне җәмгыять белеме укытучысы Талипов Ирек Марселевич үткәрде. Әлеге дәресләр укучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләргә ярдәм итә. Татар милләтенең якты киләчәгендә аларның да өлеше булырга тиеш!
-
Рус теле, инглиз теле атналыгы 06.02.2017

Мәктәбебездә бүгеннән рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле атналыгы башланып китте. Инглиз теле укытучысы Минашаева З.Ф. 7 нче сыйныфта "Минем хыялымдагы мәктәп" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Әти-әниләр җыелышы 04.02.2017

9,11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен бердәм дәүләт имтиханнары буенча җыелыш үткәрелде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Билалиева Г.Ф. математика, физика, биология, химия, информатика, география фәннәреннән үткәрелгән имтихан биреп карау нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н. ОГЭ, ЕГЭ бирүдәге кагыйдәләрне искә төшерде, үзгәрешләр турында сөйләде.









