муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
- Космонавтика көне уңаеннан үткәрелгән конкурс эшләре 11.04.2016
-
Гаилә бәйрәме 08.04.2016

Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып .
Кызларның һәм улларның
Кадерлеләре булып.
Иң кадерле кешеләребез сез
Әтием һәм әнием.
Сез булганга ,без бәхетле
Тыныч ,рәхәт яшибез.
Бүген мәдәният йортында 1-4 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында Гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җыр-моңга, биюләргә, күңелле уеннарга бай булды. Һәркем күтәренке кәеф белән таралды.
-
Без ГТОга әзер! 07.04.2016

"Без ГТО тапшырырга әзер!" девизы астында бүген 8-10 нчы сыйныф укучылары ГТО нормативларвн тапшырырга әзерләнделәр.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2016

Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Сәламәтлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.
Бүген, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, педагог-оештыручы Миннуллина Н.Н. һәм физик тәрбия укытучысы Шакиров Р.Ш. 5-7 нче сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек бәйрәме" үткәрделәр.
-
Тимурчылык эше 06.04.2016

Мәктәбебез тимурчылары ялгыз яшәүче тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына һәрвакыт ярдәм итеп торалар. 4 нче сыйныф укучысы Шайхуллин Илфар, 6 нчы сыйныф укучылары Валиева Зәлия, Муллаянова Алсу Түбән Симет авылында гомер кичерүче Тимербаева Фирдәвес апага барып, йорт эшләрендә булыштылар, кар тараттылар.
-
Һәркөнне игелекле эш кыл! 04.04.2016

Укучыларыбыз һәрвакыт әлеге девизны истә тотып яшиләр. Югары Симет, Түбән Симет, Арча районы Алан авылында ялгыз яшәүче әби-бабайларга һәрдаим ярдәм итеп яшиләр.
-
Г.Тукайның тууына 130 ел!
03.04.2016
Быел татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге уңайдан мәктәбебездә бик күп төрле чаралар планлаштырыла. Барлык укучыларның актив катнашуын көтеп калабыз.
-
1 апрель - Көлке көне 01.04.2016

Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!!!
Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый;
Көлү бит ул гөнаһ түгел,
Начальникка да ярый.
Сау-сәләмәт, таза була
Шаярган, көлгән кеше;
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше!
Көлеп карасын иренә
Кайчакларны хатын да,
Ирләр дә уйлап карасын
Бер елмаю хакында...
Елмаймыйбыз, дип кыстатса
Әгәр йөзе чытыклар,
Күңел кабыргаларына
Бу җыр төртеп кытыклар!
Тырышыйк, зур өлеш кертик
Без көлү өлкәсенә,
Тик үзебез генә калмыйк,
Әй, адәм көлкесенә!.. -
Һөнәрләр иленә сәяхәт 31.03.2016

Без мәдәният йорты хезмәткәрләре белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яшибез. Бүген алар 5-11 нче сыйныф укучылары өчен "Һөнәрләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чарада төрле һөнәр ияләре катнаштылар, чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен бирделәр. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен блиц-турнир үткәрелде. Укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы очрашу үткәргәннәре өчен Ахмадуллина Л.Г. һәм Хассамова З.Ф.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Каникул дәвам итә 28.03.2016

Бүген "Судомоделирование" һәм "Оста куллар" түгәрәкләре үткәрелде. Барлык укучыларның әти-әниләре индивидуаль җыелышларга килделәр.









