муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
12 июнь - Россия Конституциясе көне 11.06.2016
Ул һәр елның 12 июнендә үткәрелә торган рәсми дәүләт бәйрәме.Бу көн 1994 елны Россиянең беренче президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, соңрак – 2002 елны аның исемен гадиләштереп Россия көненә үзгәртәләр.Шушы уңайдан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә чара үткәрелде. Укучыларның белемнәре сыналды. -
9 нчы көн 10.06.2016

Кояшкай" лагеренда укучылар һәр көнне сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итәләр. Бүген "Сабантуй" комлексына экскурсия ясаганнан соң, "Нарат" боз сараена юл тоттылар . Рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Ике лагерьга йөрүчеләрнең дә көннәре бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
8 нче көн 09.06.2016

Лагерьның һәр иртәсе иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китә. Бүгеннән ГТО атнасы башланды. Укучылар белән ГТО турында әңгәмә үткәрелде. Көннең икенче яртысында "Мин авылның киләчәген ничек күз алдына китерәм" темасына рәсемнәр ясадылар.
-
Лагерьның 7 нче көне 08.06.2016

Көн артыннан көн үтә тора . Лагерьның да 7 көне үтеп китте. укучылар бик теләп йөриләр. Бүген иртәнге аштан соң "Иң матур прическа" конкурсы үткәрелде, малайлар кызларга көч биреп тордылар. Аннары "Гөлбану", "Йөзек салыш", "Капкалы" кебек татар халык уеннары уйнадылар. Көндезге аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар булды.
-
Лагерьның 6 нчы көне 07.06.2016

Лагерьның һәр көне план нигезендә үтә. Иртәнге аштан соң , укучылар экология темасына мультфильмнар карадылар, пионербол ярышында иң көчле командаларны ачыкладылар.
-
Лагерьның 5 нче көне 06.06.2016

-
Лагерьлар гөрли
05.06.2016
Мәктәбебездә мәктәп яны лагере белән беррәттән хезмәт һәм ял лагере да гөрли. Хезмәт һәм ял лагерена 8 нче сыйныфтан 10 укучы йөри. Бакчада эшләгәннән соң, төрле чараларда, спорт уеннарында теләп катнашалар.
-
Лагерьның 3 нче көне
03.06.2016
Челтер- челтер чишмә ага
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел.
Без барабыз чишмәбезнең
Салкын суын эчәргә.
Эчкәндә үзеннән-үзе
Баш иелә чишмәгә.
Менә шундый матур шигырь язган чишмәләр турында яраткан шагыйребез Р. Миңнуллин.
Бүгенге көн лагерьга йөрүчеләрнең хәтерләрендә авылыбыз чишмәләренә сәяхәт белән истә калыр, мөгаен.
-
Лагерьның 2 нче көне
02.06.2016
Бүген лагерьда ял итүчеләр Югары Симет фельдшер-акушерлык пунктына медосмотр үтәргә бардылар. Саф һавада спорт уеннары уйнадылар. Төшке аштан соң лагерьны ачу тантанасы булды.
-
Лагерьлар эшли башлады 01.06.2016

Бүген 1-5 нче сыйныфлардан 20 укучы өчен мәктәп яны лагере , 8 нче сыйныфтан 10 укучы өчен ял һәм хезмәт лагере үз ишекләрен ачтылар. Укучылар лагерь кагыйдәләре белән таныштылар, отряд газеталары ясадылар. 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән "Һәрвакыт булсын кояш!" рәсем бәйгесендә актив катнаштылар.









