Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209
-
Бүген бездә зур Өмә
30.04.2011
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы-
Сагынып көткән яз килә.
Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,-
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
-
Котлыйбыз!
27.04.2011
27 апрель көнне бер төркем укучыларыбыз: Рахимуллина Ч., Зайнуллина Л.,Идрисова А., Сайфуллин М., Фатхриев Р., Каримова Р., Фатхриев И., Ганиев Р., Валиева С., Төхбәтуллин Ф. Сабада Баскет-шоу зона ярышларында катнашып II урынны яулап кайттылар.
-
26 апрель - Габдулла Тукай туган көн 26.04.2011

26 апрель - Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан Юлбат урта мәктәбе мәдәният йортына җыйналды. ,,Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дип аталган әдәби-музыкаль кичә күтәренке рухта узды. Һәр сыйныф шигырь, җыр, сәхнә әсәрләре белән чыгыш ясады. Кичәдән һәрберебез бәйрәм рухы белән канәгать булып таралыштык.
-
21.04.2011

21 апрель көнне башлангыч сыйныфларда “Без – Тукай оныклары! ”дип аталган әдәби музыкаль кичә булды.Бәйрәмне “Драма”,”Вокал ”түгәрәге җитәкчеләре Фатхриева Р.Х һәм Галимҗанова Л. Г һәм I сыйныф укытучысы Фатхриева Р.Х лар кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырдылар.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Г. Д кичәгә югары бәя бирде.
-
19.04.2011
19 апрель көнне КФУ тарафыннан рус теле фәненнән интернет- тест оештырылды. Монда безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучылары катнашты.
-
18.04.2011
18 апрельдән мәктәбебездә география атналыгы башланып китте.Атналыкта кызыклы викторина сораулары эленеп куелды. Туган як табигатенең гүзәл мизгелләре дигән фотокүргәзмә оештырылды. 21 апрельдә 7 сыйныфларда географик кичә, 22 апрельдә 6 сыйныфларда викторина үткәреләчәк.
-
Район биология - химия укытучылары семинары 15.04.2011

15 апрель көнне Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Информацион технологияләр куллану аша белем дәрәҗәсен күтәрү” темасы буенча район биология - химия укытучылары семинары узды.
Семинарның беренче көн тәртибе буенча Хаҗиева Альфира Рифкать кызы 11 нче сыйныфта "Химия һәм әйләнә тирәлек” темасына ачык дәрес үткәрде. Икенче көн тәртибе буенча мәктәпнең педагог оештыручысы Габделхаева Гөлсинә Раян кызы белән берлектә әзерләнгән "Урманның көйле тормышы” дигән музыкаль экологик кичә күрсәтелде.
-
13.04.2011
Мәктәбебездә Сафин Илдар Фатхуллович җитәкчелегендә тарих атналыгы башланып китте.
-
12.04.2011

12 апрель көнне Россиядә игълан ителгән Космонавтика көне уңаеннан Каримова Р.Р. тарафыннан ачык класс сәгате үткәрелде. Космонавтика тарихы, Ю.А.Гагаринның тормыш юлы өйрәнелде. Чара презентацияләр белән үрелеп барылды. Викторина сорауларына җаваплар бирелде. Соңыннан тест эшләнелде.
-
07.04.2011

Бүген мәктәбебезнең бер төркем укучылары "Президент ярышларында" булып кайттылар. Безнең команда 2014 елда "Сочида узачак кышкы олимпия уеннары"нда темасына үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.










