Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209
-
Хатирәләр яңарганда 16.02.2011

16 февраль көнне 10 сыйныф укучылары белән "Хатирәләр яңарганда" дигән тема астында тәрбия сәгате үткәрелде.
-
16.02.2011
16 февраль көнне балалар иҗат үзгендә “Кайда, кайчан, ничек?” уены узды. Шул көнне район балалар думасында сайлаулар узды. Габделхаева Алсу районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан яшьләр тормышында актив катнашканы өчен Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
-
15.02.2011

Әфганстан...Бу сүзне ишетүгә, безнең күз алдыбызга тау-кыялар иле килеп баса.Ләкин бу ил халкыбызның күңел яралары белән бәйле.
1979 елның 28 нче декабрендә Әфганстан территориясенә Совет гаскәрләре “социалистик революция казанышларын”якларга кертелә.10 елга якын сузылган Әфган сугышында 15 мең Совет солдаты һәлак була, 36 меңе яраланып, тән һәм җан газабы кичерә, 312 хәрби хезмәткәр хәбәрсез югала. Бу мәгънәсез сугышта Татарстаннан 257 егет һәлак була, 1000 нән артыгы имгәнеп, гарипләнеп кайта.Чын мәгънәсендә канкойгыч сугыш була ул. 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстан җиреннән тулысынча чыгарылып бетә.
Менә шушы көннән башлап 15 февраль Интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны искә алу көне итеп билгеләп үтелә - дип сөйләде безгә тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучыбыз Рәфис абый Мөбәрәкҗанов.
Әйе, 80 нче елларда хәрби хезмәткә чакырылган егетләрнең кайберләренә хезмәтнең авырын, язмышның ачысын татырга туры килә.Алар Ватан алдындагы патриотик бурычларын гомерләре бәрабәренә үтәде.Туган нигезләренә “Груз 200” билгесе куелган цинк табутларда гына кайтырга насыйп булган аларга.
Тенеки авылы егете Илгизәр абый Харисов та - Әфганстан сугышы корбаны.
Мәктәбебездә 15 февраль көнне, искә алу тантанасыннан соң, аның гаиләсенә бару, каберенә венок салу традициягә әйләнеп китте.Кызганыч, бүген инде аның әти-әнисе исән түгел.
Без, 7 нче сыйныф укучылары, быел да аның каберенә бардык, аның тирәләрен кардан чистарттык, каберенә венок салдык.
Мондый мәгънәсез сугышлар беркайчан да булмасын иде.Күкләребез аяз,көннәребез имин, илләребез тыныч булсын иде.Күктә бары тик тынычлык күгәрченнәре генә очсын. Әниләребезнең кайгы күз яшьләре таммасын.Без моны бик-бик телибез.
7 сыйныф
Ләйлә Шакирҗанова.
-
Котлаулар! 14.02.2011

-
"Лыжня 2011" 12.02.2011

Бүген мәктәптә "Лыжня 2011" оештырылды. Чаңгыга барлык укытучылар, укучылар, техник хезмәткәрләр, авыл җирлеге эшчеләре чыкты.
-
12.02.2011
6 нчы сыйныф укучылары: Кәримова Гүзәл һәм Ганиев Ришатлар математика фәненнән үткәреләчәк олимпиаданың мәктәп турын уңышлы гына башкарып, район турында катнаштылар.
-
11.02.2011

11 нче февраль бер төркем укучыларыбыз: Мансуров Райнур, Галавиев Рамазан, Кәримова Гүзәл, Шакирзянова Ләйлә, Гаптрахманов Зөлфәт, Хамитова Әдиләләр "Дулкыннар" һәм "Виртуозы Гитары" конкурсында чыгыш ясадылар.
-
Патриотик тәрбия 10.02.2011

5 нче сыйныф укучылары Гөлсинә Раяновна җитәкчелегендә Сатыш урта мәктәбе каршында оешкан Шамил Зиннурович музеенда булып кайттылар.
-
Музей - тәрбия учагы 09.02.2011

9 нчы февраль көнне мәктәбебезнең 6 нчы сыйныфлар укучылары Галимуллина Дания Гайфетдиновна җитәкчелегендә Саба №2 мәктәбендә оешкан хәрби диңгез флоты музеенда булдылар.Музей укучыларда якты тәэсирләр калдырды. Укучылар төрле экспонатлар белән таныштылар.
-
Герой - пионерлар 08.02.2011

8 нче февраль көнне хәрби-патриотик айлык планы нигезендә Гөлсинә Раяновна җитәкчелегендә эзтабарлар һәм варислар белән яшь батырларны искә алу уңаеннан "Герой - пионерлар" темасына кичә үткәрелде. Кичәдә 7-8 нче сыйныф варислары герой-пионерлар турында сөйләделәр. Батырлар 1 минут тынлык белән искә алындылар. Герой пионерлар турында презентация күрсәтелде.










