Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
01.06.2011
Бүген мәктәбебездә ,,Хыял” ял һәм сәламәтләндерү лагеры үз эшчәнлеген башлады.
-
31.05.2011
Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын бирә.
Аларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз!
-
Соңгы кыңгырау! 24.05.2011

Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз өчен, соңгы кыңгырау чыңлады.
Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
Бүген мәктәбебездә иң тантаналы, иң истәлекле һәм ямансу көннәрнең берсе. Соңгы кыңгырау, урта мәктәпне тәмамлагач, олы дөньяга юлланган зур тормышыбызның, гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм шул ук вакытта авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чыңнарда укучыларның укытучылары, белем алган мәктәпләре белән хушлашу авазы да ишетелә сыман.
Кадерле укучыларыбыз! Без Сезне олы бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз! Имтиханнарыгызны уңышлы тапшырып, уйлаган хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.
-
Гата Камский белән очрашу. 16.05.2011

14-15 май көннәрендә 6 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл, бөек шахматчы Гата Камский белән очрашуда булды. Очрашу уңай тәэсирләр калдырды.
-
14.05.2011
Бүген мәктәбебезнең бер төркем укучылары Замир Вагыйзович җитәкчелегендә җәйге спартакиадада катнашалар. Аларга уңышлар телибез.
-
09.05.2011
Быел Бөек Җиңүгә 66 ел. Ул иң мөкатдәс бәйрәм, уртак хатирә, тиңсез рухи хәзинә булып тора. Мәктәбебез дә бу бәйрәмнән читтә калмый. Төрле тәрбияви чаралар, бәйрәм – кичәләр узуын дәвам итә.
Мәктәбебез, кеше иңнәре күтәрә алмаслык, зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп, азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормыш яме өчен аяусыз көрәшкән батырларыбызга ихтирам йөзеннән 9 май көнне митингта катнашты.
-
08.05.2011

Хөрмәтле коллегалар! Сезне Бөек Җиңүнең 66 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Еллар имин, күкләр аяз булсын дигән изге теләктә калабыз!
-
07.05.2011
Мәктәбебездә экологик айлык дәвам итә. Табигатебезнең матурлыгы, чисталыгы, сафлыгы өчен без дә җаваплы. Шул уңайдан мәктәбебезнең әйләнә - тирәсен ямьле итү өчен өмәләр дәвам итә. Бүген 7 май - мәктәбебездә өмә.
-
04.05.2011
15 апрель - 15 май көннәрендә мәктәбебездә экологик иминлек саклау айлыгы башланды.Айлыкка карата план төзелде.План нигезендә "Экология - тормыш таләбе", "Туган табигатемне саклыйм", "Табигать һәм хезмәт", "Җир хартиясы эшчәнлеге принциплары" темаларына атналыклар дәвам итә.Бүген 8 сыйныфларда "Табигать һәм хезмәт" темасына сыйныф җитәкчесе Каримова Р.Р. тәрбия дәресе уздырды.Дәрес барышында туган җиребезгә, аның табигатенә, байлыкларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләнде.
-
Балаларны саклау көне 30.04.2011

"Балаларны саклау көне" уңаеннан ут сүндергечләр белән эшләү принцибын өйрәнү.










