Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Электрон белем алу 01.10.2011

Укытучылар ноутбуклар белән эшләүне уңышлы гына башлап җибәрделәр. Һәр укытучы IT компетентлык буенча тестка җавапларын бирде. Электрон журналлар белән эшне башлады. Укытучылар бергәлекләрендә үзенә яңа педагогик тәҗрибә туплау буенча даими эш алып барыла. Инглиз теле укытучылары дистанцион рәвештә белемнәрен күтәрә.
-
30.09.2011
9 сыйныф укучылары ГИА, 11 сыйныф укучылары ЕГЭга әзерлекне дәвам итәләр. 10 сыйныф укучылары сочинение-фикерләмә язу серләренә төшенәләр.
-
Музей тулылана 28.09.2011

Мәктәп музеена экспонатлар туплау дәвам итә. Сентябрь аенда 9 сыйныф укучысы Хәмитова Әдилә яңа экспонат – электр, газ булмаган заманнарда бик киң кулланылышта булган чыра телү пычагы алып килде.
-
27.09.2011
11нче сыйныфта үткәрелгән класс сәгатендә БДИ га әзерлек турында сөйләшү булды. Сыйныф җитәкчесе һәм математика укытучысы Шакирҗанова Ф.Г. укучыларны ТР буенча имтиханга әзерләнү өчен “Экзамен” нәшрияты тарафыннан тәкъдим ителгән әдәбият исемлеге белән таныштырды, имтихан биремнәрендәге үзгәрешләр, “уртача күрсәткеч”нең күтәрелүе, комбинаторика буенча биремнәр өстәлүе турында әйтте. Укучыларга 2012 нче ел өчен КИМның Демонстрацион вариантын тәкъдим итте.
-
"Ватан" конкурсы җиңүчеләре 24.09.2011

23 сентябрь көнне район Балалар иҗат үзәгендә "Ватан" конкурсы узды. "Вокал" номинациясендә 3 нче сыйныф укучысы Мансуров Райнур I урын, "Фольклор" номинациясендә "Сандугач" халык уен кораллары ансамбле I урын, "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә Хәмитова Әдилә III урынны яуладылар.
-
Класс сәгате 23.09.2011

23 сентябрь көнне 8 нче сыйныфта Фирдания Габделхаковна «Кош та үз оясын пычратмый» дигән темага класс сәгате үткәрде. Максат : Укучыларда әйләнә – тирә мохитне саклауга игътибарны арттыру. Үз сәламәтлекләрен ныгыту буенча белем – күнекмәләр бирү.
-
Алтын көз кочагында 22.09.2011

VII сыйныф укучылары класс җитәкчесе Галимуллина Дания Гайфетдин кызы белән табигатькә экскурсиягә чыктылар.Алтын көздәге төсләрнең күплегенә, тулышып пешкән миләш - баланнарга һәркем сокланды. Туган якның гүзәл табигате һәр балада горурлану хисләре уятты.
-
21.09.2011

Балаларның иминлеге айлыгы кысаларында янгын куркынычы янаган вакытта тиз арада эвакуацияләү буенча мәктәп күләм тренировка оешкан төстә үтте. Тренировка вакытында укучылар мамык-марля повязкалардан булдылар һәм эвакуация планы нигезендә хәрәкәт иттеләр. Җитешсезлекләр, кимчелекләр күрсәтелеп аларны төзәтергә күрсәтмә бирелде.
-
Көзге кросс 20.09.2011

17 сентябрь көнне Саба гимназиясе стадионында үткәрелгән «Көзге кросс»та 200 метрга йөгерүдә 4 нче сыйныф укучысы Гайфуллина Альбина II урынга лаек булды, 11 нче сыйныф укучысы Фатхриева Альбина 100 метрлы дистанциядә I урынны алды, ә 1000 метрга йөгерүдә 4 нче күрсәткечкә иреште.
Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
19.09.2011

Мәктәбебездә эшчәнлек динамик паузалардан башлана. Гимнастика вакытында төп игътибар балаларның гәүдә торышындагы кимчелекләрне кисәтүгә юнәлдерелә.










