Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
14.11.2011
Остаханәбез көзге капиталь ремонттан соң яңарды, яктырды, җылылык режимы яхшырды. Укучылар өчен уңайлырык шартлар булдырылды. Коллектив зәвыклы интерьер шартларында эшләүгә шат.
-
Каникуллар күңелле үтте 14.11.2011

Көзге каникул көннәрен укучылар файдалы һәм күңелле үткәрделәр.Төрле түгәрәкләр эшләде, экскурсияләр оештырылды.
11 нче ноябрь көнне 8 нче һәм 11 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Фәләхова Ф.Г. һәм Шакирҗанова Ф.Г. лар җитәкчелегендә район үзәгендәге бассейнга бардылар ,тренажер залында шөгыльләнделәр.Ә 12 нче ноябрьдә 7 нче һәм 11 сыйныфлар Галимуллина Д.Г. һәм Шакирҗанова Ф.Г. лар җитәкчелегендә Лесхоз бистәсендәге “Нарат” боз сараена экскурсия оештырдылар. Рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Чарадан барлык укучылар да кәнагать калды.
-
Сынап карау имтиханнары
10.11.2011
Көзге каникул көннәрендә 11 нче сыйныф укучылары 8ноябрь көнне рус теленнән, 9ноябрь көнне математикадан район үзәгенә барып, “пробный ЕГЭ” тапшырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 08.11.2011

Бүген 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп администрациясе тарафыннан эшләнгән эшләргә анализ, алдагы чиреккә эш планы билгеләнде.
-
Юбилеең белән!
07.11.2011
Хөрмәтле коллегабыз
Замир Вагыйзовичны
50 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез!
Замир Вагыйзович сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә иҗади уңышлар телибез.
Хезмәттәшләрең.
-
Районда очрашу
05.11.2011
5 ноябрь көнне районга Татарстан Президенты Миннеханов Р.Н. һәм президент аппараты җитәкчеләре килде. Алар районда республика "Бәләкәч" программасы кысаларында төзелгән балалар бакчасын ачу тантанасында катнаштылар. Аннары районның мәдәният йортында район активы белән очрашу булды. Очрашуда безнең мәктәптән директор Хәнәфиева А.Ш., математика укытучысы Шакирҗанова Ф.Г. лар катнашты. Очрашуда Татарстан фән һәм мәгариф министры Гыйльметдинов А.Х. та катнашты.
-
"Ел сыйныф житәкчесе - 2011"
03.11.2011
Буген, 2 нче ноябрь, районыбызның иң булдыклы сыйныф житэкчелэрен РЦДТга "Ел сыйныф житәкчесе - 2011" бәйгесенэ жыйдылар. Безнең мәктәп данын математика һәм технология укытучысы Кәримова Равия Рафгалиевна яклап бик матур, оригиналь чыгыш ясады. Укытучыбыз куп-кырлы талант иясе: шагыйрә дә, яхшы хужабикэ дэ, спорт сөюче дэ. Равия Рафгалиевна үз эшенең чын остасы булуын тагын бер раслады һэм лауреат исеменә лаек булды. Укытучыбызны чын кунелдән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, гаилә тынычлыгы телибез.
-
«9 нчы Адым» лидер укулары 01.11.2011

28-31 нче октябрь көннәрендә безнең мәктәптән Фәләхова Фәридә һәм Кәримова Гүзәл Биектау районының «Костёр» лагерында, Республика лидерлар укуының «9 нчы Адым» («9 ШАГ») сменасында булдылар. Лидер укуында өйрәнгәннәре остаз буларак эшчәнлекләрендә зур ярдәм булачак.
-
31.10.2011
Һәр предметтан мәктәп олимпиадалары үткәрелеп, нәтиҗәләр ясалды. Район олимпиадасына баручылар билгеләнеп, алар белән әзерлек эшләре бара.
-
“Без – сәламәтлек дуслары” 31.10.2011

31 нче октябрь көнне 3 нче, 4 нче сыйныф укучылары белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, начар гадәтләр булдырмау максатыннан “Без – сәламәтлек дуслары” дигән класс сәгате үткәрелде. Чара укучыларның актив катнашуы белән үтте.










