Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Республика балалар Думасы сессиясендә 29.11.2011

25-27 ноябрь көннәрендә район балалар Думасы члены 8 нче сыйныф укучысы Резеда Рахимуллина “Костер” лагерында уздырылган Республика балалар Думасы сессиясендә булды. Алар фәннәр кандидаты Диләрә Кафилевна Амирова тарафыннан коррупциягә каршы лекциясен тыңлаганнар. Шул темага проектлар төзеп, яклаганнар. Сессиядә думачылар өчен күптөрле эшлекле уеннар, мастер – класслар оештырылган.
-
28.11.2011
26 нчы ноябрь көнне “Салават күпере” отрядында ( 6 нчы сыйныфлар) Аналар көне уңаеннан “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа” бәйрәме узды.Кичәгә укучыларның яраткан һәм газиз әниләре кунакка килделәр. Бәйрәм укучыларның әниләре өчен әзерләгән музыкаль композиция белән башланып китте. Бәйрәм барышында оешкан ике команда, сыйныф җитәкчеләре Гөлсинә Раяновна тарафыннан әзерләнгән күптөрле конкурсларда катнашып, җырлап-биеп , рәхәтләнеп күңел ачты. Балаларның әниләре өчен әзерләнгән истәлекле бүләкләрен тапшыру – алар өчен көтелмәгән сюрприз булды.
-
26.11.2011
25 нче ноябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йортында әниләр көненә багышланган “Кулларыннан гөл тама” дигән бәйрәм – кичә булды. Анда әниләрнең кул эшләреннән бай күргәзмә оештырылган иде. Кичәдә укытучыбыз Фәләхова Гөлсинә Мөхәммәтхан кызы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Укытучы Лилия Гаптелмәннафовна, өстәмә белем бирү педагогы Зилә Илгизовна, 3 нче сыйныф укучысы Райнур Мансуров, мәктәпнең “Шатлык” бию коллективы кызлары һәм егетләре һ.б. кичәгә килгән барлык әниләрне үзләренең матур җырлары һәм дәртле биюләре белән сөендерделәр. Район хатын – кызлар оешмасы рәисе Дания Муллануровна кичәгә йомгак ясады, үзе дә матур җырын бүләк итте.
-
Аналар көне 26.11.2011

Мәктәптә аналар көненә багышланган “Җырлыйк әле” кичәсе үтте. Бәйрәмгә башлангыч сыйныф укучыларының әниләре җыелган иде. Бәйрәм матур җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән үреп алып барылды. Кичә ахырында әниләргә укучыларның үз куллары белән ясалган бүләкләр таратылды. Әниләр, укучылар һәм укытучылар бәйрәмнән җылы хисләр белән таралыштылар.
-
25.11.2011
Хөрмәтле әниләребез!
Сезне барыгызны да Аналар көне белән тәбрик итәбез.
Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, семья бәхете, балаларыгызның бәхет-шатлыклар гына китерүен телибез!
Ана бөек исем
Нәрсә җитә ана булуга.
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Юлбат урта мәктәбе коллективы.
-
"Дулкыннар" конкурсы нәтиҗәләре 22.11.2011

22 ноябрь көнне Сабаның Балалар иҗат үзәгендә Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышланган республикакүләм "Дулкыннар" конкурсының район сайлап алу этабы үтте. Мәктәбебездән "Рәсем" номинациясеннән Галимҗанова Ләлә, Гыйззатуллин Сирин, вокал-соло номинациясеннән - Мансуров Райнур, Нәфис сүз номинациясеннән Мөбәрәкҗанов Айрат, Гайфуллина Альбина, Ганиев Ришат катнашты. Нәтиҗәдә, Мансуров Райнур 1 нче, Галимҗанова Ләлә 2 нче урынга лаек булды.
-
19.11.2011
11 сыйныф укучысы Галимзянова Ләләне информатикадан Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында 4 урын алуы белән котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы 16.11.2011

16 ноябрь көнне Юлбат урта мәктәбе базасында 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булды. Дәүләт йомгаклау аттестациясе уңаеннан булган нигезләмәләр белән таныштырылды. Фән укытучыларының сыйныфтагы уку торышы буенча мәгълүматы тыңланды.
-
15.11.2011

Центром Детского Творчества проводился районный конкурс сценариев агитбригад "Знай наших!", в котором приняли участие Детские школьные Думы.
-
Гүзәл – кабат җиңүче ! 15.11.2011

12-15 ноябрь көннәрендә Казанда республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Идел" яшьләр үзәге оештырган XI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры узды.
Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл (җитәкчесе Галимуллина Д.Г.) республика күләмендә үткәрелгән әлеге конкурсның йомгаклау турында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә һәм зур уңышларга ирешкәне өчен сертификат белән бүләкләнде. Анда үткәрелгән кызыклы психологик тренинг, язучылар белән “Ял – очрашулар; спектакльләргә бару, дискәтүкләр күңелләрдә матур сәхифә булып калыр.
Ә иң мөһиме – җыентык чыгачак. Котлыйбыз һәм алда зур уңышлар телибез!










