Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
07.02.2012
Мәктәбебезнең IX сыйныф укучысы Фәләхова Фәридә татар теленнән олимпиаданың республика этабында катнашып кайтты.
-
06.02.2012

Укучыларыбыз фәнни юнәлештәге бәйгеләрдә дә теләп катнашалар. Шундыйлардан Габдрахманов Зөлфәт (8 кл.), "Аксаков укулары" I Республика конкурсының эзләнү эше номанициясендә җиңеп, Мактау грамотасына лаек булды. Укытучысы - Халикова М.Г.
-
Кышкы сәяхәт 02.02.2012

1 нче, 2нче сыйныф укучылары һәр атнада кышкы табигатькә сәяхәткә чыгалар.
-
Айлык башланды
01.02.2012
Бүген мәктәптә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү айлыгы башланып китте. Айлык дәвамында укучыларга патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү юнәлешендәге чаралар, төрле спорт ярышлары планлаштырылган.
-
Юлбат Иҗат концерты 30.01.2012

28 январь көнне Юлбат авыл мәдәният йортында
“Хезмәтемдә юлдаш - җыр һәм бию,
Тормышымда юлдаш – моң һәм көй!”
дип аталган иҗат-отчет концерты булды. Концертта Юлбат урта мәктәбе коллективы да актив катнашты. Укытучылар коллективы ансамбле чыгышын, укучыларның берсеннән-берсе матур биюләрен, халык уен кораллары ансамблен, аерым җырчыларның чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде.
-
Республика беренчелегендә! 30.01.2012

22-28 январь көннәрендә шашка буенча Казан шәһәрендә Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышлар да катнашып Кәримова Гүзәл 2 нче урынны яулады.
-
Дәфтәр укучының көзгесе 28.01.2012

"Дәфтәр укучының көзгесе". Нәкъ шушы исем астында мәктәбебездә иң чиста, иң пөхтә, тиешле кагыйдәләргә җавап бирүче дәфтәрләр күргәзмәсе оештырылды. Үлеге дәфтәрләр үрнәгендә укучыларның дәфтәр тотышына игътибары тагын да артыр дигән теләктә калабыз.
-
Фәнни-тикшеренү конференциясендә 26.01.2012

2012 елның 26 январенда Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Яшел Үзән мәгариф идарәсе укучыларның Каюм Насыйри исемендәге X төбәкара фәнни-гамәли укуларын үткәрде. Әлеге чарада мәктәбебезнең VII сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл бүләкләнде “Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы” дигән номинациядә чыгыш ясады. Грамота һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Фәнни җитәкчесе – Галимуллина Д.Г.
-
КНИТУ укытучылары белән очрашу 25.01.2012

Бүген, ягъни 25 нче январь көнне мәктәбебездә Сатыш һәм Юлбат урта мәктәбенең 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары катнашында КНИТУ (элеккеге КХТИ) укытучылары белән очрашу үткәрелде. Алар укучыларны университеттагы институтлар, факультетлар, андагы белгечлекләр, кабул итү тәртипләре белән таныштырды. Һәр укучыга университет турында язылган белешмәлекләр таратылды. Презентация белән алып барылган әлеге чыгышлар һәркем өчен дә бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.Очрашу ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
Сәламәтлек айлыгы 20.01.2012

Мәктәптә сәламәтлек айлыгы дәвам итә. Мәктәп әйләнәсендәге чаңгы юлларында көн дәвамында укучыларны, укытучыларны күрергә мөмкин.
Бүген 4 нче сыйныф укучылары, укытучылары Гөлсинә Мөхәммәтхановна белән бергәләп, дәресләрдән соң, якындагы нарат урманына бардылар.Алар кышкы табигатьнең матурлыгына сокландылар, рәхәтләнеп чаңгы шудылар.










