Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
27.10.2011

Мәктәп күләмендә 26 октябрь көнне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү максатында эвакуация үткәрелде. Мәктәп эчендәге укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр оешкан рәвештә тиз арада бинадан куркынычсыз урынга чыктылар.Вәкил булып районның Гражданнар оборонасы начальнигы урынбасары Әхмәтшин Азат Фоат улы килде.Ул мәктәпнең бу юнәлеш буенча әзерлегенә уңай бәя бирде һәм үзенең киңәшләрен әйтте.
-
25.10.2011

Өлкән сыйныф укучылары катнашында узган чара "Тукай һәм Көз" дип аталды. Г.Тукайның шигырьләрен сәхнәләштерү, көзге мода, сорау-җавап турлары концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Нәтиҗәдә сайланган жюри составы үз фикерен белдерде. Бәйрәм күңелле узды.
-
Көзге бал
21.10.2011
Безнең мәктәбебездә 20 октябрь көнне башлангыч һәм урта сыйныфлар арсында “Уңыш бәйрәме” үткәрелде. I-IV сыйныфлар арасында бәйрәм “Көзге әкият үзенең дусларын кунакка чакыра” дигән программа буенча узды.
V-VII сыйныфлар арасында “Мисс – Көзге бал” бәйгесе үткәрелде. Программа кысаларында укучылар үзең белән таныштыру (шигъри яки музыкаль формада), өстәл яклау (шигырь яки җыр формасында), музыкаль номерлар арасында көч сынаштылар.Һәр сыйныф сыйныф җитәкчеләре белән берлектә бәйрәмгә ныклап әзерләнгән.Укучыларның чыгышлары бер-берсен кабатламый торган,үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәр укучы күргәзмә өчен җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән төрле композицияләр ясап алып килде.Табыннар тәм-томнардан сыгылып торды.Бәйрәм соңында укучылар бию залында бик күңелле ял иттеләр, бәйрәмнән алган тәэсирләр белән уртаклаштылар.
-
19.10.2011

Мәктәптә “Уңыш бәйрәме” нә әзерлек эше бара. 2 нче сыйныф укучысы Хузин Альмир әлеге бәйрәмдә технология дәресләрендә эшләгән апплекация, көзге чәчәкләрдән ясаган эшләнмәләрен күргәзмә итеп куярга уйлый. Аның көзге яфраклардан ясалган “Серле сандыгына” күпләр сокланып карарлар.
-
"Чирмеш зираты" 17.10.2011

Унынчы октябрь көнне Юлбат авылының борынгы зираты (чирмеш зираты) урыны фотога төшерелеп музейга куелды. Зират урынын, Ихсан бабай әйтеп калдырган буенча, Гыйззетдинов Нуретдин абый (1935 елда туган) күрсәтте. Урыны Кабиров Васил Сәетовичлар янындагы тау өстендә борылышта.
-
Мәктәп түгәрәкләре эшчәнлеге 14.10.2011

Мәктәбебездә хореграфия түгәрәкләре нәтиҗәле эшләп килә.
-
Көзге өмә 11.10.2011

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге уңышны җыю буенча өмә узды. Кишер һәм чөгендердән мул уңыш җыелды.
-
Республика "Ватан" конкурсы 10.10.2011

Районыбызда 5-6 октябрь көннәрендә 11 республика районнарын берләштергән "Ватан" конкурсы узды. Бу конкурста мәктәбебездән "Шатлык" бию коллективы, "Нәфис сүз" номинациясендә Әдилә Хәмитова, "Вокал-соло" номинациясендә Райнур Мансуров чыгыш ясады. Нәтиҗәдә 3 сыйныф укучысы Мансуров Райнур "Вокал-соло" номинациясендә 2 урынны яулады, ә калган катнашучылар Диплом белән бүләкләнде.
Аларны җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Спорт сараенда бәйрәм. 08.10.2011

Бүген укытучыларның һөнәри бәйрәме район күләмендә билгеләп үтелә. Спорт сараенда мөгаллимнәребез төрле бәйгеләрдә узара көч сынаша, күңелле чараларда катнаша.
Әлеге бәйрәм аларның хезмәтләренә тагын да көч- дәрт өстәсен, яңа биеклекләргә рухландырсын.
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле хезмәттәшләр!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2011

Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син,
Тапкыр да син.
Кирәк чакта сабыр да син,
Батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.










