Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Яңа ел киче 04.01.2012

Бүгенге Яңа ел киче аеруча матур булды. Мәктәп дирекциясе җылы котлауларын ирештерде.Залыбызга ямь өстәп утыручы күркәм чыршыбыз, чәчләренә ап-ак кар бөртекләре кадаган Кар кызыбыз, ак сакаллы Кыш бабабыз, бердәм алкышларга күмүче кунакларыбыз –бәйрәмебезне тагын да күркәмрәк иттеләр.
-
Яңа ел белән! 31.12.2011

Хөрмәтле коллегалар!
Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
55-яшьлек юбилеең белән! 29.12.2011

Хөрмәтле Мәрзия Гатаулловна!
Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Юлбат мәктәбе коллективы.
-
29.12.2011

27 декабрь көнне мәктәбебездә чаңгы ярышлары үтте. Укучылар ярышта актив катнаштылар. 7 сыйныф укучылары иң яхшы результатлар күрсәттеләр.
-
27.12.2011

Хөрмәтле укытучыларыбыз Равия Рафгалиевна, Гөлүсә Рифкатовна!
Сезне чын күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез туган көнннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, семья бәхете телибез.
Юлбат мәктәбе коллективы.
-
22.12.2011

Хокук атналыгы кысаларында 21 декабрьдә Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Закиев И.Ф. һәм участок инспекторы Бәдретдинов И.М. белән очрашу узды. Килгән кунаклар укучыларны балалар арасында булган хокук бозуларны кисәтү чаралары белән таныштырдылар һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Гүзәл тагын беренче! 20.12.2011

Котлыйбыз!
18 декабрь көнне шашка буенча район беренчелегенә үткәрелгән блиц турнирда, 7 нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл Раил кызы хатын-кызлар арасында I урынны алды. Гүзәлне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Хокук атналыгы 17.12.2011

19-24 декабрь көннәрендә кеше хокуклары фәне атналыгы үткәрелә. Атналык планы белән мәктәп сайтының "Доска объявлений" бүлегендә таныша аласыз. Юлбат урта мәктәбе укучылары Викторина сораулары белән дә шушы бүлектә таныша ала.
-
"Пробный" ГИА
16.12.2011
16-17 декабрь көннәрендә 9 сыйныф укучылары урыс теле һәм математикадан әзерлекләрен тикшерү максатыннан дәүләт йомгаклау аттестациясен Саба гиназиясе базасында эшләп карыйлар. Укучыларның дөрес итеп бланклар тутыруына ирешү өчен дә бу бик уңайлы чара.
-
Математика атналыгын йомгаклау 12.12.2011

5нче декабрьдән 10нчы декабрьгә кадәр мәктәбебездә үткәрелгән математика атналыгы төрле кызыклы һәм файдалы чараларга бай булды. Иң беренче көнне “Математик терминнарны иң грамоталы язучы укучы” бәйгесе, икенче көнне “Цифрлардан-йөзләр” дигән темада рәсемнәр бәйгесе үткәрелде һәм алардан стенд әзерләнде.Нинди генә рәсемнәр юк иде анда! Балаларның фантазиягә никадәр бай булуын күрергә мөмкин иде бу рәсемнәрдә.










