Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Ресурс үзәгендә семинар 18.01.2012

18 гыйнвар көнне Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында химия- биология укытучыларының ресурс үзәк планы буенча семинары үткәрелде.
Семинар барышында түбәндәге чаралар план нигезендә оештырылды.
1) “Матдәләр арасында генетик бәйләнеш” темасы буенча күнегүләр чишү методикасы. I категорияле химия-биология укытучысы Хаҗиева А.Р.
2) “Биологиядән БДИ биремнәре чишү” темасы буенча күнегүләр чишү методикасы. I категорияле химия-биология укытучысы Хаҗиева А.Р.
3) Химия-биология буенча 2011 елгы БДИ эшләренә һәм хаталарга анализ.
4) “Биологиядән БДИ әзерләү буенча тәҗрибә уртаклашу” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү.
-
16.01.2012
2 нче яртыеллыкның 3 нче чирек башланып китте. Укучыларны укуларында зур уңышлар укытучыларыбызга авыр хезмәтләрендә яңа үрләр телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 14.01.2012

14 январь көнне Юлбат мәктәбендә 2 чирек һәм яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта ата-аналар белән анкета сорауларына да җавап бирделәр.
-
11.01.2012

10 январьда Юлбат урта мәктәбенең "Хыял" сәламәтләндерү лагереның эшчәнлеге төгәлләнде. Укучылар лагерьга бик теләп йөрделәр. Укытучыларның БДИ ларга әзерлек максатыннан үткәрелгән консультацияләре файдалы узды. Сәламәтләндерү максатыннан оештырылган хәрәкәтчән уеннар укучыларга бигрәк тә ошады.
-
Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
10.01.2012
Кышкы каникул көннәрендә Икшермә мәктәбендә шахматчылар лагере эшләде. Биредә Марат Закиров җитәкчелегендә уку-күнегү җыеннары, Тимур Нәгыймуллин җитәкчелегендә мастер-класслар үткәрелде.Әлеге лагерьда безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. 7 нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл шахмат буенча үткәрелгән блиц турнирда I урын һәм тиз шахмат төрендә дә I урынга лаек булды. Котлыйбыз, Гүзәл! Уңышлар сиңа!
-
Информатикадан Викторина 09.01.2012

"Хыял" лагеренда бүген 8 сыйныф укучылары белән Информатика һәм МКТ дан, интерактив тактадан файдаланып, Викторина үткәрелде. Укучылар бәйгедә бик теләп катнаштылар, бәйгенең җиңүчеләре дә билгеләнде.
-
Саба "Елка"ларына сәяхәт 07.01.2012

"Хыял" лагере кысаларында Саба "Елка"ларына сәяхәт укучыларда онытылмаслык күңелле мизгелләр калдырды.
-
"Нарат" боз сараенда 06.01.2012

"Хыял" кышкы лагеренда бүген "Иң күп китап укучыны" бүләкләделәр, "Викторина" сорауларына җавап бирделәр һәм "Нарат" боз сараена сәяхәткә бардылар.
-
Яңа ел кичәсе 05.01.2012

Бүген мәктәптә күтәренке рухта 1-6 сыйныфларның Яңа ел кичәләре үткәрелде. Кичә укучылар катнашында матур җырлар, дәртле биюләр белән үрлеп барды. Кичәгә Кыш бабай, Кар кызы, Аҗдаһа, Шүрәле, Убырлы да килгән иде. Күңелле кичәне Куян кызлары алып бару бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
Саба бассейнында 04.01.2012

Юлбат урта гомуми мәктәбе "Хыял" (кышкы) сәламәтләндерү лагереның эшчәнлеге бүгеннән башланып китте. Иртәнге гимнастика, массакүләм мәдәни чаралар, хәрәкәтле уеннар, отрядлардагы эшчәнлектән соң балалар Саба бассейнына барып күңелле ял иттеләр.










