Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209
-
Конкурслар 11.03.2011

Укучыларыбыз "КИТ", "Зирәк тиен", "Русский медвежонок", "Кенгуру" конкурсларында бик теләп катнашалар. Аларга уңышлар телибез!
-
10.03.2011

Бүген, 10 нчы февраль көнне Тимершык мәктәбендә хоккей буенча ярыш булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алар II призлы урын яулады.Аларны котлыйбыз! Тренерлары: Валиев И.
-
8 нче март белән! 08.03.2011

-
07.03.2011
7 нче март көнне Сатыш авыл җирлегендә спартакиада булып узды.
Анда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты.
Шашка ярышында 6 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл 1 нче урынны һәм чаңгы ярышында 10 нчы сыйныф укучысы Кабирова Сиринә 1 нче урынны алдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
05.03.2011

5 нче март көнне Саба аграр колледжында район чемпионатына шашка ярышы булды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары Галявиев Рамазан һәм Кәримова Гүзәл, укытучылар Низамиева Ф.Ф. һәм Кәримова Р.Р. катнаштылар. Юлбат урта мәктәбе командасы III урынга лаек булды. Шәхси урыннарга Низамиева Г.Р. (I, студент), Низамиева Ф.Ф. (II, укытучы), Кәримова Г.Р. (III, 6 сыйныф укучысы) лаек булды. Аларга мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырылды.
-
04.03.2011
Районыбыз мәдәният йортларында иҗат-отчёт концертлары дәвам итә. Бу күркәм эштә мәктәпләр дә читтә калмый. Бүген безнең мәктәбебез укучылары, укытучылары иҗат отчеты концерты составында Югары Шытсу мәдәният йортына чыгыш ясарга баралар.
-
03.03.2011

3 март көнне Казан шәһәренең №6 гимназиясе базасында Мәгариф һәм Фән Министрлыгы һәм Казан шәһәренең мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылган “Глобализация- реальность современного мира” дигән V нче республика фәнни- практик конференциясендә Юлбат урта мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Мәҗитова Р. Г. җитәкчелегендә 8 сыйныф укучысы Хәмитова Әдилә ( инглиз теле секциясендә, сертификат ), 5 сыйныф укучысы Мәҗитов Рәйхан ( тарих һәм җәмгыять белеме секциясендә, сертификат ), Сатыш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Чулпан ( татар теле һәм әдәбияты секциясендә, диплом) уңышлы чыгыш ясадылар. Шушы ук конференциядә мәктәпнең тарих укытучысы Сафин И.Ф. укытучылар номинациясендә чыгыш ясап, III дәрәҗә дипломга лаек булды. Конференциядә катнашучылар Татарсан Дәүләт музееның Бөек Ватан сугышы мемориалы директоры, хәрби-тарихи фәннәр Академиясенең член-корреспонденты Михаил Валерьевич Черепанов белән.
-
02.03.2011

Гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү дәвамлы эш ул. Айлык тәмамланса да сыйныфларда Бөек Ватан сугышы темасына карата тәрбия дәресләре узу дәвам итә. Бүген 8 нче сыйныфларда
“Булмасын ул, булмасын,
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч
Булсын бөтен ил тыныч” исемендә тәрбия дәресе узды.
-
01.03.2011

-
28.02.2011
26 нчы февраль көнне мәктәп яны шугалагында "Вымпел" һәм "Тимершык" командалары арасында очрашу булды. Нәтиҗә “Вымпел” командасының җиңүе белән тәмамланды.










