Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209
-
Юбилеең белән! 05.04.2011

Бүген, 5 апрель көнне мәктәбебезнең педагог – оештыручы Гөлсинә Раяновнаның иң бәхетле көне. Бүгенге көндә ул төрмыш иптәшенең нык терәге, балаларының кадерле әнисе, якыннарының хөрмәтле туганы, хезмәттәшләренең үрнәк өлгесе.
Мәктәбебездә узган ,,Тормышның иң ямьле чагы” исемле кичәнең лаеклы кунагы ул бүген. Бу көнгә шушындый матур булып килеп җиткәнсең икән, алдагы тормышыгызда тагын да матурырак, бәхетлерәк гомер юлы үтүегезне, янәшәгездә һәрчак якыннырыгыз булуын телибез.
Тормышның иң ямьле чагы,
50 яшь – ул бик аз әле!
Алда әле – күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык – сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез.
-
"Тукайга ияреп... үзеңчә" 01.04.2011

1 апрель көнне Арчаның укучылар сараенда “Тукайга ияреп ... үзеңчә” дигән республикакүләм иҗади конкурста җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булып үтте. Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл 2 номинациядә уңышлы чыгыш ясады. “Мәсәл – басня “Спор о важном”” номинациясендә I урынга (җитәкчесе: Халикова Мәрзия Гатаулловна – рус теле һәм әдәбияты укытучысы), “Пародия- “Имтихан көн”” номинациясендә III урынга (җитәкчесе – Галимуллина Дания Гайфетдиновна- татар теле һәм әдәбияты укытучысы) лаек булды. 9 нчы сыйныф укучысы Халиков Мөнир “Афоризмнар” номинациясендә III урынга (җитәкчесе – Галимуллина Дания Гайфетдиновна- татар теле һәм әдәбияты укытучысы) лаек булды. Аларга “Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан “Сабантуй” газетасы һәм Арча укучылар сарае үткәргән иҗади конкурста җиңгән өчен диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларыбызны һәм җитәкче укытучыларыбызны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Укулар башланды
31.03.2011
31 март көнне укулар башланды! Бу чиректә укучыларның гел яхшы билгеләргә генә укуларын теләп калабыз.
-
"Минем укучым - минем горурлыгым" 29.03.2011

-
Нәүрүз
26.03.2011
Бүген, 26 нчы февраль Саба районында Нәүрүз бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә төрле спорт ярышлары үткәрелде. Шашка ярышында безнең мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл I урынга лаек булды. Аны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Говорим и поем по-английски 25.03.2011

25 март көнне район күләмендә узган "Говорим и поем по-английски" бәйгесендә безнең мәктәптән 2 укучы катнашты: Кәримова Гүзәл "Җыр" номинациясендә чыгыш ясаса, Хамитова Әдилә"Шигырь" номинациясен сайлады. Кызларны бәйгегә әзерләүче укытучы Рәмзия Габдрауфовнага алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Лесхозда шахмат ярышы 24.03.2011

24 нче март көнне мәктәбебез укучылары: Хасанов Илшат, Кабиров Булат, Кәримова Гүзәл, Кабирова Сиринә һәм Кәримова Сиринә Лесхоз бистәсенә шахмат ярышына бардылар. Бу ел да шушы вакытта уздырыла торган, атаклы урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә багышланган район ярышы. Биредә районыбызның бик күп укучы балалары, өлкәнрәк яшьтәге ир-ат һәм хатын-кызлары, хәтта Кукмара районының Арбаш мәктәбе укучылары да бар иде. Кыскасы, ярыш булган спортзал шахматчылар белән тулы иде. Шуңа да бу ярышта нинди дә булса призлы урын алу өчен уенның чын остасы булу кирәк. Безнең укучыларыбыз һич тә сынатмадылар.Кәримова Сиринә хатын-кызлар арасында II урынга лаек булды. Бу әле соңгы ярыш түгел, аларга киләсе ярышларда зурырак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт 23.03.2011

23 нче март көнне 5-7 нче класс укучылары Шамсутдинова Рәзилә Раифовна җитәкчелегендә Лесхоз бистәндәге "Нарат" боз сараена тимераякта шуарга бардылар. Алар күңелле генә ял итеп кайттылар.
-
Юный программист 22.03.2011

Бүген, 22 нче февраль көнне район үзәгендә "Яшь программист" конкурсы узды. Безнең мәктәбебездән Хасанов Илшат, Каримова Гүзәл катнашты. Каримова Гүзәл WEB-сайт номинациясендә II урынга лаек булды.Аңа мактау грамотасы һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
-
Ура! Каникуллар!
21.03.2011
Ура ! Язгы каникуллар башланды !










