Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Я-Мастер конкурсына әзерләнәбез
24.03.2017
Укучыларыбыз бик тырышып Я-Мастер конкурсында катнашырга әзерләнәләр. 8 нче сыйныф укучылары Сайфуллина Л. һәм Дәүләтшин Р. технология укытучылары белән берлектә мәктәптә әзерлек эшләре алып баралар.
-
“Нарат” боз сараена сәяхәт
24.03.2017
Язгы каникул көннәре дәвам итә. Бүген Юлбат төп мәктәбенең 5-6нчы сыйныф укучылары “Нарат” боз сараена сәяхәткә бардылар.
-
Секреты дружного коллектива 23.03.2017

Сегодня родительский комитет 8 класса «Таяныч» выступил в рамках зонального конкурса родительских комитетов. Наши самые лучшие, самые активные родители завоевали симпатию всех зрителей. Выступили очень хорошо! Дирекция школы благодарит всех участников и организаторов конкурса, желает крепкого здоровья и дальнейших успехов!
-
Нәүрүз бәйрәме
22.03.2017
Нәүрүз - бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу - табигатьтә чын–чынлап яз башланган көн. Бәйрәм укучыларның язгы каникул чорына туры килгәнгә, Мәдәният йорты каршында иртәдән үк укучыларның шат авазы яңгырап торды. Бер читтә учак ягып, казанда “Карга боткасы” пешерәләр, икенче урында - укучылар чыгышлары.Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды.Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре дә, өлкән яшьтәге әби-бабайлар да килгән иде. Аннары барысы бергәләп өстәл артында кайнар чәй, ботка, коймаклар һәм бик күп төрле тәм-томнар белән сыйландылар.
-
Укучылар белән уку эшчәлеге дәвам итә
22.03.2017
Укучыларыбыз төрле фәннәрдән консультацияләргә йөриләр. Бүген 7 нче сыйныф укучылары география, информатика, математика фәннәреннән үз белемнәрен ныгыту өстендә эшләделәр. Алдагы көннәрдә рус теле белән шөгыльләнәчәкләр. Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары да әзерлек эшләре алып баралар.
-
Имтиханнар биреп карыйбыз
21.03.2017
Бүген укучылар сайлап алу фәннәре - физика, биологиядән төп дәүләт имтиханнарын тапшырып карадылар. Үз белемнәре нинди дәрәҗәдә икәнен ачыклау мөмкинлеге укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Весенние каникулы
20.03.2017
<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 14pt;="" line-height:="" 115%;="" text-align:="" justify;"="">Начались долгожданные каникулы. (с 19 по 28 марта). На каникулы запланировано: консультации, пробные экзамены, работа со слабоуспевающими и одаренными, кружки, спортивные соревнования и различные конкурсы.
-
Ата-аналар җыелышы
18.03.2017
Юлбат мәктәбендә 17 март көнне чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Низамиева Ф.Ф. тарафыннан "Халык педагогикасының тәрбия процессында роле" дигән темага доклад укыды.
Директор урынбасарлары Энҗе Фаһимовна, Гөлсинә Раяновна уку һәм тәрбия торышы белән таныштырдылар, аннары классларда әти-әниләр белән сөйләшүләр оештырылды. Мәктәп директоры Әхмәтов А.Х., авыл советы рәисе Шәмсиев Т.Р. әти-әниләргә, укучыларга булган таләпләрне, авылда буласы чараларны искә төшереп үттеләр.
-
“Табигать - туган йортыбыз”
17.03.2017
Бүген, 17нче март көнне, татар теле һәм әдәдбияты укытучысы Галимуллина Д.Г. Экология елы уңаеннан, 5, 7-9нчы сыйныф укучылары белән “Табигать - туган йортыбыз” дигән темага ачык чара үткәрде. Әлеге чарада укучылар экологик мәсьәлә чиштеләр, әдәби әсәрләрдә экологик проблеманың бирелеше белән таныштылар. Соңыннан табигатьнең тиңсез хәзинә булуы, аны сакларга, тагы да баетырга кирәклеге турында үзләре нәтиҗә ясадылар.
-
Технологиядән районкүләм семинар 15.03.2017

14 март көнне мәктәбебездә технология укытучыларының районкүләм семинары узды. Семинар "Төп мәктәптә технология дәресләрендә универсаль уку гамәлләре булдыру" дигән тема астында үткәрелде. Технология укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. һәм Хәсәнова М.М. 5, 6 сыйныфларда ачык дәресләр күрсәттеләр һәм мастер -класслар оештырдылар. Семинар оешкан төстә технология фәне буенча төп мәсьәләләргә таянып алып барылды.










