Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
“Туган телем - иркә гөлем” 20.02.2017

21 февраль - Халыкара туган телләр көне уңаеннан, 13февральдән 21 февральгә кадәр китапханәдә “Туган телем - иркә гөлем” темасына күргәзмә куелды һәм мәгълумати плакат эшләнде.
-
Волейбол ярышы
17.02.2017
17 февраль көнне Юлбат төп мәктәбендә , тормыш иминлеге һәм спорт-сәламәтлек айлыгы кысаларында , укытучылар һәм укучылар командалары арасында волейбол ярышы үтте.
-
“Созвездие-Йолдызлык-2017” 16.02.2017

15 нче февраль көнне Саба районы балалар иҗат үзәгендә “Созвездие-Йолдызлык - 2017” конкурсының муниципаль сайлап алу туры узды. Бу турда “Вокал-соло” номинациясендә 1 сыйныф укучысы Сайфуллин Миндияр (җит.Аубакиров Ф.Г.), ә “Хореография” номинациясендә “Модерн” бию коллективы (җит. Давлетшина А.Ф) 2 урынга лаек булдылар.Без аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Әфганстан - йөрәк ярам 15.02.2017

Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым.
15 февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 28 ел. Шул максаттан, бүген, Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәрнең якты истәлегенә багышланган җыен үткәрелде. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз, батырлар.
-
Хокук саклаучылар белән очрашу 14.02.2017

14 нче февраль көнне мәктәбебез укучыларына “Терроризми экстремизм!”, “Преступления и правонарушения среди несовершеннолетних”, “Наркомания и алкоголизм, табакокурение” темаларына А.Р.Исхакова (Саба муниципаль башкарма комитеты вәкиле) һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор А.А. Сибагатов тарафыннан чыгышлар ясалды. Укучыларда туган сорауларга җаваплар бирелде.
-
Лыжня России-2017 12.02.2017

-
Сбор “Сугыш елларының каһарман балалары” 08.02.2017

Бүген 2,3 нче сыйныф укучылары катнашында «Яшь антифашистлар көне» багышлап “Сугыш елларының каһарман балалары” дигән сбор үткәрелде. «Герой пионерлар» турында альбом буенча күзәтү ясалды, презентация каралды. Бөек Ватан сугышы чоры балаларының батырлыгы турында сөйләнде.
-
Парламентский урок 08.02.2017

8 февраля 2017 года учитель истории и обществознания МБОУ «Юлбатская ООШ» Сафин Ильдар Фатхулловичпровел «Парламентский урок — 2017» натему «Татарстан — 2030: мой вклад в будущее республики». На уроке говорили о необходимости рабочих профессий, рациональном подходе к своему будущему, конкретных перспективах, которые республика связывает с завтрашними выпускниками школ, техникумов и вузов. Традиционно в рамках Парламентского урока-2017 пройдет республиканский конкурс творческих работ учащихся. Ученики 6-9 классов нашей школы принимают активное участие в этом конкурсе.
-
Чыгарылыш сыйныфта ата-аналар җыелышы 07.02.2017

4 нче февраль көнне Юлбат төп мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре, фән укытучылары һәм дирекция катнашында җыелыш үткәрелде. Җыелышның төп темасы- укучыларны имтиханга әзерләү.
Сыйныф җитәкчесе Шакирҗанова Ф.Г. көн тәртибе белән таныштырып, сүзне укыту эшләре буенча директор урынбасары Шафигуллина Э.Ф.га бирде. Ул 9 нчы сыйныф укучыларын имтиханга әзерләү турында сөйләде, “Имтиханны үткәрү турындагы положение” белән таныштырды, имтихан барышында үтәлергә тиешле таләпләрне аңлатты.
Соңыннан декабрь-январь айларында районда үткәрелгән “пробное ОГЭ” нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүз фән укытучыларына бирелде. Алар һәр укучының эшенә тулы анализ ясады, алга таба нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.
-
«Без бергә» конкурсында «Нәфис сүз»
04.02.2017
Юлбат төп мәктәбендә 4 нче февраль көнне Республикакүләм уза торган «Без бергә» конкурсының «Нәфис сүз» номинациясенең мәктәп туры үтте.Конкурсны мәктәбебезнең укытучылары Дания Гайфетдинова һәм Рәйхана Ханафиевна үзләре иҗат иткән шигырьләрен уку белән башлап җибәрделәр.Бу конкурста һәр класстан икешәр укучы чыгыш ясады.Шигырьләрен интонация белән сөйләүчеләр: Хуҗина Гүзәлия, Гайфуллина Альбина, Каюмова Ясминә районда үтәчәк турга тәкъдим ителде.Бу укучыларга алга таба да зур уңышлар телибез.










