Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Лыжня России - 2017
10.03.2017
8 март көнне Лесхоз бистәсендә ике тапкыр паралимпия уеннары чемпионы Рушан Миңнегулов призына чаңгы ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән дә анда өч укучы катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
“Кызыл китап ни сөйли?” 10.03.2017

Балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, “ Кызыл китап”, анда кертелгән үсемлек, бөҗәк, хайваннар белән таныштыру, табигать байлыкларына: су, үсемлек, җәнлек, бөҗәкләргә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, 2,3,4 нче сыйныфларда “Кызыл китап ни сөйли?” дип исемләнгән сбор үтте. Укучылар “Кызыл китап”ның килеп чыгу тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Шул ук вакытта 2017 ел - Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булуына басым ясалып, көчләреннән килгән кадәр туган җиребез табигатен саклау максат итеп куелды.
-
“Математика иле” 09.03.2017

9 март көнне башлангыч сыйныфлар атналыгының өченче көне “Математика иле” дәвам итте. “Күңелле цифрлар” бәйгесе һәм дәресләр уен элементлары белән кызыклы итеп уздырылды.
-
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2017

Хөрмәтле хатын-кызлар!
Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 06.03.2017

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. Күргәзмәгә “Лучший каллиграф” бәйгесенә тәкъдим ителгән эшләр урнаштырылды. “Знатоки сказок”, “КВН по русскому языку” бәйгеләре күңелле һәм мавыктыргыч булды. “Возьми, расскажи, получи” акциясе старт алды.
-
Инглиз теле атналыгы 04.03.2017

Мәктәбебездә 20 нче февральдән 3 нче март көннәре аралыгында инглиз теле атналыгы булып узды. Атналык бик эшлекле һәм мавыктыргыч булды. Укучыларда инглиз телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан инглиз теле укытучылары Мазитова Р.Г. һәм Шафигуллина Э.Ф.лар һәр сыйныфта төрле чаралар үткәрделәр.
Башлангыч сыйныф укучылары арасында КВН, 5 нче сыйныфта “Могҗизалар кыры” уены, 6нчы сыйныфта КВН,7нче сыйныфта “Лондонга сәяхәт” уен-викторина, 8-9нчы сыйныфларда “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уеннарында укучылар бик актив катнаштылар. Шулай ук 23нче февраль көне уңаеннан 5-9 сыйныф кызлары егетләрне котлап бәйрәм открыткалары яздылар. Мультфильм геройларын чагылдырган рәсем конкурсында да укучылар бик теләп катнаштылар.
-
«Шаг в будущее» 01.03.2017

1 марта в МБОУ «Юлбатская ООШ Сабинского муниципального района РТ» прошла научно-практическая конференция «Шаг в будущее». В ней приняли участие ученики 3-6 классов, они познакомили своими проектами, задачами и целями. Все ученики показали хорошую готовность и заинтересованность.
-
«Аҗаган-2017»
25.02.2017
Юлбат төп мәктәбендә 25 нче февраль көнне «Аҗаган» уены үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Сугышчан җырларны башкаруга конкурс игълан ителгән иде.Башлангыч сыйныф укучылары җырларны сәнгатьле итеп башкарулары белән аерылып тордылар. Программага күп төрле уен төрләре кертелгән иде. Ахырдан укучылар яшерелгән пакетларны эзләделәр, ераклыкка граната ыргыттылар.Уен һәркем өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
Неделя английского языка 22.02.2017

В рамках недели английского языка прошел КВН на тему “Do you know English well?” (“Хорошо ли ты знаешь английский язык?“) среди учащихся 2-4 классов. В соревнованиях участвовали 2 команды: “Lions” и “Tigers”. По итогам конкурсов победила команда “Lions” со счетом 49:47. Молодцы, ребята!
-
«Всероссийский заповедный урок» 21.02.2017

Проект Всероссийский заповедный урок, посвящённый 100-летию заповедной системы России, стартовал 11 января, в День заповедников и национальных парков страны. Задачи проекта – рассказать в юбилейный год о заповедной системе страны: как, кем, зачем она создавалась, как работает сейчас, насколько уникальны заповедные территории страны. МБОУ “Юлбатская ООШ” так же присоединилось к проекту. 21 февраля 2017 года в школе в 1-9 классах прошли «Всероссийские заповедные уроки» на тему «Волжско-Камский государственный природный биосферный заповедник». Материалы были скачены из сайта заповедныйурок.рф. Ученики узнали много нового о заповедниках России и Татарстана, получили ответ на заинтересовавшие вопросы.










