Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Лагерьның 6 нчы көне 30.12.2016

Мәктәбебезнең кышкы “Хыял” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда бүген 4 сыйныфлар ВПРга әзерлекләрен дәвам иттеләр. Аннары физика, информатика кабинетына сәяхәт кылдылар. "Очевидное невероятное" дигән физикадан чарада катнаштылар. “Әкиятләр дөньясы”на сәяхәт темасына рәсемнәр конкурсы булды.
-
Лагерьның 5 нче көне 29.12.2016

"Хыял" кышкы лагерьда бүген "В мире русского языка" иленә сәяхәт кылдык. Шулай ук шахмат турниры узды. Мәдәният йортында кунакта булдык.
-
Лагерьның 4 нче көне 28.12.2016

Иртәнге зарядка һәм аштан соң, без “Математика иленә” сәяхәткә чыктык. Аннан “Быстрее, выше, сильнее” ярышы узды. Ике командага бүленеп төрле биремнәр үтәдек. Рәхәтләнеп ял иттек. "Илебез символлары" темасына багышланган сборда катнаштык. Көнебез файдалы һәм күңелле узды.
-
"Я - мастер" конкурсының 2 нче этабы 28.12.2016

8 сыйныф укучылары Галимуллина Гүзәл һәм Дәүләтшин Рөстәм "Я - мастер" конкурсында үзләренең көчләрен сынадылар. Үзләренең булдыклы икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
Лагерьның 3нче көне 27.12.2016

Менә лагерьның өченче көне дә тәмам. Без “Татар телем – серле тел” бәйрәм-бәйгесендә үзебезнең ана телебез буенча белемнәребезне ныгыттык. Татар теле укытучыбыз әзерләгән биремнәргә җавап бирдек, сөйләм телебезне үстердек. “Робототехника” түгәрәгендә роботлар җыеп, аларны хәрәкәтләндереп карадык. Шулай көнебез сизелми генә үтеп китте.
-
Геологиядән олимпиадада 3 нче урын
27.12.2016
Юлбат төп мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Хасанов Илшат геология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында 3 урын алды.Илшатны үңышлары белән котлыйбыз.
-
Лагерьның 2нче көне 26.12.2016

Без "Нарат" боз сараенда кунакта булдык. Бергәләп шуганнан соң, Сабага кайтып, үзәк мәйданда ясалган сыннарны карадык, боз тавында шудык. Саба аграр көллиятенең ясаган сыннарыннан таң калдык. Көнебез күңелле һәм файдалы үтте.
-
"Ел укытучысы - 2017" 26.12.2016

Физика укытучы Хәсәнова М.М. "Ел укытучысы - 2017" конкурсының өченче этабында катнашып, мастер - класс күрсәтте.
Коллегабызны зур җиңүе белән котлыйбыз!
-
Кышкы лагерь башланды 25.12.2016

Менә кышкы лагерьның беренче көне узып китте. Бүген бездә “Чыршы бәйрәме үтте. Кыш бабай белән Кар кызы күп күчтәнәчләр, бүләкләр алып килде. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән, төрле уеннар уйнадык, шундый күңелле булды.
-
Ата-аналар җыелышы
22.12.2016
Юлбат төп мәктәбендә II чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Башта җыелышны сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре башлап җибәрде.Алар әти-әниләрне укучыларның өлгереше һәм дәрескә йөреше белән таныштырудан башладылар. Яңа ел каникулларының программасы белән, каникул вакытында үтәлергә тиешле инструктаж белән таныштырып, куллар куйдырдылар. Аннары әти-әниләр, кабинетлар буенча йөреп, һәр фән укытучысы белән аерым очрашып,үз баласының белеме турында тулырак мәгълүмат алды










