Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
“Талантларга бай безнең як" 19.01.2017

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. 18январь көнне укытучы Галимуллина Д.Г. һәм китапханәче Мансурова Э.В. мәктәп күләмендә “Талантларга бай безнең як”дигән темага телдән журнал үткәрделәр. Әлеге чарада туган яктан чыккан язучы һәм шагыйрьләр турында мәгълүмат бирелде.
-
“Тамчы шоу” бәйгесе 18.01.2017

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 20 гыйнвар көнне 6 сыйныфларда “Тамчы шоу” бәйгесе үткәрелде. Укучыларның татар теле һәм татар әдәбияты фәннәреннән булган белемнәре тикшерелде.
-
“Дулкыннар” конкурсы
17.01.2017
Балалар иҗат үзәгендә Республикакүләм уза торган «Дулкыннар» конкурсының район этабы үтте. Анда катнашкан укучыларыбыз Мансуров Райнур – 1нче, Валиев Илгизәр - 3нчепризлы урынга лаек булдылар. Җиңүчеләребезне һәм аларның җитәкчеләре Фәрит Мәҗитовичны котлыйбыз. Алдагы турларда да уңышлар телибез!
-
Сетевые отборочные соревнования по стандартам JuniorSkills в Челнах 17.01.2017

Учащиеся 6 класса Юлбатской основной школы Хазиев Руслан и Валиев Ильгизар под руководством Давлетшина Н.И. приняли участие в сетевых отборочных соревнованиях по стандартам JuniorSkills в компетенции "Мобильная робототехника". Соревнования прошли на базе лицея - интерната инновационных технологий города Набережные Челны.
-
Татар теле атналыгы 16.01.2017

Юлбат төп мәктәбендә 16нчы январьдан татар теле атналыгы башланып китте.Бүген атналыкның программасы буенча 5 һәм 7 нче класс укучыларын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Гайфетдиновна «Шигырь язучылар остаханәсе» белән таныштырды.
-
Безопасный Интернет 14.01.2017

В МБОУ «Юлбатская ООШ» прошли классные часы для 2-4 и 5-9 классов в рамках Всероссийского урока безопасности в сети Интернет. Урок был проведён с использованием Методических рекомендаций по проведению в общеобразовательных организациях, размещённых на сайте Единыйурок.рф. А также в рамках родительского собрания для родителей учащихся предложен доклад на тему «Безопасный Интернет для детей».
-
“Дулкыннар” республика конкурсының муниципаль этабы
13.01.2017
13 январь көнне район иҗат үзәгендә “Дулкыннар” республика конкурсының муниципаль этабы үтә. Юлбат төп мәктәбеннән “Вокал” номинациясендә Сәйфуллин Илсаф, Вәлиев Илгизәр, Мансуров Райнурлар катнаша. Аларга уңышлар телибез!
-
11 гыйнвар - “Рәхмәт” көне 12.01.2017

11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара “Рәхмәт” көне. Шул уңайдан, укучыларда аралашу культурасы, бердәмлелек, гаиләдә һәм бер - берсенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 4-5 сыйныфларда сбор үткәрелде. Укучылар Рәхмәт көне тарихы белән таныштырылды, шагыйрьләребезнең шигырьләре укылды, җырлар тыңланылды. Соңыннан бер - берсенә “Рәхмәт” йөрәкләре ясап тапшырдылар.
-
Укулар башланды
09.01.2017
Сагынып көтеп алган кышкы каникуллар тәмамланып,бүген мәктәбебез кабаттан балаларның шат авазына күмелде. Укучылар ялларда яңа көч туплап, тулы составта, тырышып белем үрләрен яуларга керештеләр.
-
"Хыял" лагере тәмамланды
31.12.2016
Лагерьның соңгы көне. Бүген чаңгыда йөрү, кабинетларда чисталык булдыру һәм лагерьны ябу планлаштырыла. Укучыларыбыз лагерьдан бик канәгать калдылар.










