Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Татар теленнән мониторинг
27.10.2016
Бүген 4,6,8 нче классларда татар теленнән мониторинг үтте.
-
“Уңыш бәйрәме “ 22.10.2016

21 октябрь көнне мәктәбебездә 6-9сыйныфлар арасында “Уңыш бәйрәме “ булып узды. Кичә бик җанлы һәм мавыктыргыч булды.Һәр класска “Ооо,мәктәп!Ооо, көз!”дигән өй эшләре бирелгән иде. Һәр класс үзләренең киң фантазияле,иҗади,юмор хисенә бай икәнлекләрен күрсәттеләр. Чирек буе тырышып укыган укучыларга һәм укытучыларга бу бәйрәм чын мәгънәсендә матур ял бүләк итте.
-
Олимпиадалар дәвам итә
20.10.2016
Фән олимпиадаларының мәктәп турлары дәвам итә. 19 ы көнне мәктәптә татар теле буенча олимпиада үткәрелде. 20 се көнне соңгы олимпиада-татар әдәбиятыннан. Уңышлар телибез!
-
Уңыш бәйрәменә әзерләнәбез! 19.10.2016

Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Мәктәп бакчасыннан көзге уңыш җыеп алынды. Хәзер инде бәйрәм итәсе генә калды. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары “Сөмбеләдә кунакта” исемле көзге балга әзерләнәләр. Тырыш хезмәттән соң бәйрәм итүе дә күңелле. Уңыш бәйрәмендә барчагызга күтәренке кәеф, бәйрәм рухы телибез!
-
Республикакүләм җәйге спартакиадада
17.10.2016
15 нче октябрь көнне районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм җәйге спартакиадасының йомгаклау этабы үтте. Бу спартакиадада мәктәбебезнең математика укытучысы Давлетшин Нияз Илгизович йөгерү эстафетасында катнашты.Эстафета командасы 1 урынны алды.Шулай ук район командасы да 1 урынга лаек булды.Аларны шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз.Алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Хәтер көне 15.10.2016

15 октябрь - Хәтер көне . 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу көне, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә "Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк"д ип исемләнгән чара үтте. Тарих укытучысы Сафин И.Ф. кичәне башлап җибәргәннән соң, сүзне укучылар алды. Алар Казан ханлыгына Иван күрсәткән явызлыклар турында мәгълүмат бирделәр. Кичә шигъри юллар белән әверелеп барды.
-
Эзтабарлар сафына бастылар 08.10.2016

Бүген, мәктәбебезнең 2 сыйныф укучылары, эзтабарлар сафына бастылар. Без аларны ихлас котлыйбыз.Һәрвакыт алдынгы укучылар булуларын телибез.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016
Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.Бар гомерне җитәр яктыртырга,Сез кабызган утның яктысы.Нурга күмсен иде гомерегезнеБезнең гомернең дә балкышы. -
«Ветеранны тәбриклә” 01.10.2016

Бүген , ягъни 1октябрь “Халыкара өлкәннәр көне” буларак билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан безнең мәктәп активистлары да читтә калмады. Мәктәптә эшләп чыккан өлкәннәребезгә открыткалар ясадылар һәм бәйрәмгә чакыру кәгазьләре өләштеләр.
«Ветеранны тәбриклә” акциясе кысаларында 7 сыйныф активистлары ветеран укытучы Фәләхова Сафия апа янында булып кайттылар. Ветеранны якынлашып килүче Өлкәннәр, Укытучылар көне белән котладылар. Авылның мәдәният йортында оештырылачак бәйрәмдә көтеп калуларын җиткерделәр.
-
Помоги своей школе! 01.10.2016











