Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Хыял" лагерының уналтынчы көне. 18.06.2016

Эй, мактана балыкчы, су буенда балыкчы, дип җырлыйлар бит. Менә без дә бүген күл янында рәхәтләнеп балык тоттык. Күбебезгә балык эләкте. Ә менә иң күп балык тотучы исеменә Искәндәр Хәмитов лаек булды. Шулай ук көн дәвамында күңелле уеннар уйнап алырга да өлгердек.
-
"Хыял" лагерының унбишенче көне. 17.06.2016

Лагерыбызның 15 нче көне артта калды. Бүгенге көн чараларга бай булды. Иң беренче “Самый умный” уен - викторина үтте. Аннан соң полиция хезмәткәрләре Фәрит абый Шигабиев һәм Әдилә апа белән очраштык. Алар белән бергәләп ” Юл йөрү”, волосипедтта йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Авылыбыз фельдшеры Лилия апа Харисова су коенганда, корт чакканда, эссе сукканда нинди беренче ярдәм күсәтеп булуы һәм саклану чаралары турында аңлатты. Көн давамында татар халкының хәрәкәтле уеннарын уйнап алырга да өлгердек. Көнебез Юлбат авылы китапханәсенә сәяхәт белән тәмамланды.
-
"Хыял" лагерының ундүртенче көне. 16.06.2016

«Хыял» ял һәм сәламәтләндерү лагерындагы санаулы көннәр үзып бара. Бүген без “Урман безнең байлыгыбыз” темасына викторина уздырдык. Лесхоз бистәсендә “Урман” музеена кереп алган белемнәребез викторина вакытында ярап куйды. Шулай ук көн давамында төрле уеннар уйнау да безнең күңелләргә хуш килде.
-
"Хыял" лагерының унөченче көне. Казанга экскурсия. 15.06.2016

Күңелле лагерь көннәре дәвам итә... 15 нче июнь көнне "Хыял" лагерында ял итүчеләр вожатыйлар һәм әти - әниләр белән берлектә Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Әлеге сәяхәт балалар күңелендә матур мизгелләр булып истә калыр. Укучыларны FUN 24 күңел ачу үзәгендә күп төрле уеннар: роликларда йөрү, 5D залында кызыклы мультфильмнар карау, футбол, хоккей уеннары ,мылтыктан ату, тупны кәрзингә атып очко җыю, лабиринтта, машиналар да йөрү һәм башка бик күп уеннар көтә иде. Әлбәттә һәр уен балаларның күңеленә хуш килде. Казан шәһәренең Галиәскәр Камал театры, Г.Тукай һәйкәле, Бауман урамы буйлап Кремльгә җәяүле сәяхәт тә балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
«Хыял» лагерының уникенче көне. 14.06.2016

Бүген, “Хыял” лагерына йөрүче укучылар Саба мәдәният йортында Т.Миңнуллинның “Әйт әле күбәләк” спектакеле карадылар. Балалар өчен бик кызыклы булды. Соңыннан экскурсиябезне “Туган як музеенда” дәвам иттек. Безгә монда бик тирән эчтәлектә чыгыш ясадылар. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбендә урнашкан психологик үзәктә тынычлык алдык. “Олимп” стадионында үзебезгә, көч туплап, мәктәбебезгә кайттык.
-
«Хыял» лагерының унберенче көне. 13.06.2016

Көн бик күңелле үтте. Иртәнге аштан соң, балалар өчен кече Сабантуй үткәрелде. Төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Балалар күтәренке рухта өйләренә таралыштылар.
-
«Хыял» лагерының унынчы көне. 12.06.2016

Көн бик күңелле үтте. Иртәнге аштан соң, балалар өчен кече Сабантуй үткәрелде. Төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Балалар күтәренке рухта өйләренә таралыштылар.
-
«Хыял» лагерының тугызынчы көне. "Робинзон Крузо коралы" 10.06.2016

-
«Хыял» лагерының сигезенче көне. “Яраткан җырлар” 09.06.2016

Күңелле һәм рәхәт тә соң “Хыял” лагерында. Көн саен төрле - төрле чаралар уздырылып тора. Бүген исә, “Район, авылыбызның күренекле кешеләре” дигән темага җыен үткәрелде. Балалар өчен бик күп мәгълүмат бирелде. Гитарыга кушылып җырлар җырланды. Шахмат ярышыннан соң, саф һавада уеннар белән көнебез тәмамланды.
-
"Хыял" лагерының җиденче көне. "Яшә чишмә" 08.06.2016

Көнебез, иртәнге физзарядка ясау белән башланып китте. “2016 ел “ТР да сулыкларны саклау” елы буларак, “Яшә, чишмә” акциясе үткәрелде. Чишмәләр турында ачык чарадан соң, авылыбызның чишмәләренә барып, аларның хәлләрен белеп, өмә оештырылды. Көннең икенче яртысында шашка ярышы оештырылды, балалар бик теләп катнаштылар.










