Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Стартовая диагностика
28.09.2016
В МБОУ "Юлбатская ООШ" проведена стартовая диагностика обучающихся 5 классов по математике при переходе из начальной в основную школу в общеобразовательных организациях в 2016/2017 учебном году.
-
Кросс наций -2016 25.09.2016

Ежегодно наши обучающиеся и педагоги активно участвуют в осеннем «Кроссе наций». Сегодня они вышли на беговую дорожку. Самые быстрые были награждены грамотами. На нашем мероприятии также участвовал глава поселения Шамсиев Т.Р. и работники культуры.
-
Осенний кросс
24.09.2016
Сегодня команда нашей школы приняла участие в районном осеннем кроссе. Ученик 4ого класса Мубаракшин Ильяс занял III место. Общекомандное место -3. Поздравляем победителей и желаем дальнейших успехов.
-
“Профсоюз атналыгы” акциясе 23.09.2016

24 нче сентябрь – Татарстан Республикасында Профсоюзлар көне буларак билгелеп үтелә.Шул уңайдан мәктәбебездә 19 сентябрь – 25 сентябрь көннәредә “Профсоюз атналыгы” акциясе игълан ителде. Атналык барышында югары сыйныф укучылары белән әңгәмәләр,түгәрәк өстәлләр оештырыды. 23 сентябрь көнне 8 сыйныф укучылары өчен “Профсоюз дәресе “ үткәрелде.Әлеге дәрес профсоюз тормышын чагылдырган презентация белән башланып китте. Мәктәпнең профсоюз тормышы укучылар өчен бигрәк тә кызыклы икәне ачыкланды. Укытучыларның профсоюз тормышын чагылдырган фотоальбомнар карау,газета – журналларга күз салу, профсоз билетлары белән танышу укучыларда аеруча кызыксыну уятты.
-
“Тормыш өчен бергәләп тавыш бирик” 22.09.2016

Мәктәптә “Тормыш өчен бергәләп тавыш бирик” акциясе бара. Акция балаларга авыр хәлдә калган очракта ярдәм итү, үз - үзләренә кул салуга каршы профилактика чарасы буларак һәм баланың эмоциональ хәлен яхшырту максатыннан үтә. Китапханәдә «Күренекле шәхесләр тормышы» күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Мансурова Э.В. укучыларга күргәзмәнең максатын аңлатты һәм кыскача гына чыгыш ясады. Күргәзмәдә язучыларыбыз, галимнәребез, укытучыларыбыз, Саба районы Советлар Союзы геройлары, тыл ветеранары хөрмәтенә чыккан “Баш иябез Бөек елларга” Хәтер альбомы урын алды. Ә тарих укытучысы Сафин И.Ф. ның авылыбыз тарихы турында язылган “Юлбатым Ямбулатым” китабы аша авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрне барладык. Укучыларга яшәү һәм тормышның матурлыгын аңлау өчен оештырылган күргәзмә эшлекле һәм файдалы булды.
-
Олимпиадаларның мәктәп туры башланды
20.09.2016
19 сентябрь көнне укучыларның бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп турлары башланып китте. Иң беренче булып укучылар экономика фәненнән биремнәр эшләделәр. Бу бәйгеләрдә аларга үзләренең белемнәрен, сәләтләрен күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Аларга алга таба район һәм республика турларында да җиңүләр юлдаш булсын.
-
Мәктәп Думасына спикер сайлау 19.09.2016

Балалар Думасы үсеп килүче яшь буынга җәмгыять төзелешен аңларга, аның тормышында актив катнашырга, үзидарәчелек алымнары булдырырга ярдәм итә. Балалар Думасының максаты булып, мәктәпнең иҗтимагый тормышында катнашу мөмкинлеге тудыру, яңа буын идарәчеләре тәрбияләү тора. Шул максаттан, 18 сентябрь көнне мәктәп думасына спикер сайлавы булып үтте. Сайлауда 8,9 сыйныф укучылары - 15 бала катнашты. Сайлау оешкан төстә үтте.
-
“Укучының мәдәни көндәлеге “ 17.09.2016

16 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге “ тапшырылды.Әлеге көндәлекне беренче сыйныф укучылары тантаналы төстә кабул иттеләр.Тантанада укучыларның әти – әниләре дә катнашты. Балалар Татарстаныбызның истәлекле урыннары хакында сөйләштеләр.Сөйләшү барышында күп урыннарның балалар өчен таныш булуы да ачыкланды. Ә алга таба, укучылар булган истәлекле урыннары хакында мәгълүматны мәдәни көндәлеккә язып барырга ышандырдылар.
-
«Мин варисың синең Татарстан!” 15.09.2016

Әйе, мавыктыргыч, тынгысыз дөнья ул - “Варислар иле”. Әгәр син әлеге илгә эләккәнсең икән димәк, тырышлыгың бушка китмәгән. Сине алда зур уңышлар, сынаулар көтә дигән сүз ул. Максаты булып - кешеләрдә әйләнә - тирә мохитка шәфкатълелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү, ялыбызны күңелле оештыру тора. Шул уңайдан, бүген 5 сыйныфларны варислар сафына кабул иттек. Укучылар иптәшләре алдынды тантаналы вәгъдә биреп, лаеклы алмашчылар булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
“Ничек яшисең, ветеран!” 14.09.2016

Тирә-ягыбыздагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күрә белү, аларга кулыбыздан килгән кадәр булышу - безнең әхлакый бурычыбыз. Игелек кылу, изгелек эшләү кебек сыйфатларны кече яшьтән үк балаларның күңеленә салу зарурдыр. Шул максаттан, Юлбат төп мәктәбе тимурчылар отряды эшчәнлекләрен җанландырып җибәрде. 5, 8 сыйныф активистлары өлкәннәр янында булып, аларның хәлләрен белеп кайттылар. Өлкәннәребез тимурчылар килгәнгә сөенеп, хәл белүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.










