Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
“Баш иябез Бөек елларга” 11.05.2016

“Баш иябез Бөек елларга” - “Поклонимся великим тем годам...” исемле Хәтер альбомының беренче бүлеге тәмамланды. Альбомда тыл ветераннары турында мәгълүмат тупланды. Икенче бүлеге “Сугыш чоры балалары” турында материал җыйнау эше башланып китте. Хәтер альбомы белән мәктәп сайтыннан “71 лет Победе в ВОВ и альбом тружениках тыла” блогы аша укып таныша аласыз. Әлеге зур хезмәтне мәктәп коллективы башкарды.
-
9 май - Бөек Җиңүгә 71 ел 09.05.2016

8 май көнне Юлбат авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Быелгы митингта укучыларның “Үлемсез полк” акциясендә тагын да активрак катнашуы күзәтелде. Димәк, сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгы онытылмый, ХӘТЕР яши!
-
“ҖИҢҮ ВОЛОНТЕРЫ” 07.05.2016

“Җиңү волонтеры” проекты кысаларында, укучыларыбыз, ветераннарыбызга, 9 май ҖИҢҮ бәйрәменә котлау открыткалары, чакыру кәгазьләре һәм үз куллары белән ясаган чәчәкләрне бүләк иттеләр, хәлләрен белделәр.
-
Бөек Җиңү көне белән! 06.05.2016

"Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларыннан ихлас котлау.
-
1 май бәйрәме белән! 02.05.2016

Сезне барыгызны да 1 май бәйрәме белән котлыйбыз! Эшегездә һәм тормышгызда зур уңышлар, исәнлек-саулык телибез!
-
Өмәләр дәвам итә 30.04.2016

Мәктәбебездә өмәләр дәвам итә. Бүген тәрбия хезмәтен пропагандалау һәм тирә-юнебезне чиста, матур итү максатыннан территориядә күмәк эш планлаштырылды. Бу эштә укытучылар да, укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре дә актив катнашты.
-
«Сәләтле балачак – өметле киләчәк» 29.04.2016

28 нче апрельдә балалар иҗатының «Сәләтле балачак – өметле киләчәк” исеме астында үткән XVI район конкурс - фестиваленең йомгаклау өлеше үтте. Анда безнең укучыларыбызның да уңышлары зур булды. Сәйфуллин Илсаф( 2 кл.), Валиев Илгизәр (5 кл.) “Вокал - соло” номинациясендә 3 урынга (җитәкчеләре: Аубакиров Ф.Г.), «Вокал ансамбль» номинациясендә курайчылар ансамбле (7 кл) 2 урынга (җитәкчеләре: Аубакиров Ф.Г.), “Модерн” бию төркеме (2-3 кл.) 3 урынга (җитәкчеләре: Давлетшина А.Ф.) лаек булдылар. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Әдәби - квест 29.04.2016

29 апрель көнне 5 - 6 сыйныф укучылары белән берлектә М.Твенның “Том Сойер маҗаралары” әсәре буенча әдәби квест үткәрелде. Укучылар 6 станция буенча сәяхәт иттеләр. Нәтиҗәдә “Кыюлар” командасы җиңү яулады.
-
Телефон доверия 28.04.2016

17 мая – Международный день Детского телефона доверия. В связи с этим по Республике Татарстан с 25 апреля по 17 мая проходит месячник Детского телефона доверия. И в нашей школе проводятся мероприятия, посвященные этой дате. С учащимися проводятся тематические уроки и классные часы, для них готовятся буклеты, информационные листовки о Международном «Телефоне доверия».
-
Маресьевның тууына 100 ел 28.04.2016

2016 елның 20 маенда Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Маресьевның тууына 100 ел. Шул уңайдан 28 нче апрель көнне “Батырлык нәрсә ул?” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар А.П.Маресьевның тормыш юлына тукталып, кылган батырлыгы хакында фикер алыштылар. Сыйныф сәгатендә яңгыраган мәкальләр дә,шигырьләр дә батырлык хакында иде. Сәламәт кешеләр дә эшли алмаган кыюлык күрсәтән А.П.Маресьевның батырлыгына сокланмыйча мөмкин түгел!










