Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Ел укытучысы конкурслары" башланды
01.02.2016
Ел укытучысы конкурсының “Өстәмә белем бирү” номинациясендә математика укытучысы Дәүләтшин Нияз Илгизович, финал турына узып, бүген, 1 февраль көнне ачык дәрес бирә. Аңа уңышлар телибез!
-
Хәрби-патриотик айлык
01.02.2016
1 февральдән Юлбат мәктәбендә Хәрби-патриотик айлык башланды. План нигезендә чаралар оештыру карала.
-
Сыйныф сәгатьләре 31.01.2016

30 гыйнвар көнне мәктәбебездә ачык сыйныф сәгатләре узды. Лилия Гаптелмәннәфовна 2-4 сыйныф укучыларын табышмаклар илендә сәяхәт иттерде. Сыйныф сәгате табигатькә һәм башкалабыз Казанга багышланган иде. Укытучы презентация ярдәмендә кызыклы, мавыктыргыч сораулары аша укучыларны Казанның истәлекле урыннары, архитектура һәйкәлләре, музейлары турында мәгълүмат бирде.
Дания Гайфетдиновна 5-9 сыйныф укучылары өчен “Танылган якташыбыз сынчы Кадим Җәмитовка 70 яшь” дигән темага ачык сыйныф сәгате уздырды. Презентация ярдәме белән ул сынчы якташыбыз турында мәгълүмат бирде, К.Җәмитовны язучы буларак танытты. Сыйныф сәгатендә укучыларда күренекле шәхесебез – сынчы,язучы якташыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләнде.
-
Спартакиадада уңышлар
28.01.2016
Мәктәбебезнең физкультура укытучысы Гатиятов Руслан Рәшит улы укытучыларның кышкы спартакиадасының муниципаль турында турниктан тартылу буенча 2 нче урын алды.Аны бу уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Ата-аналар белән очрашу 27.01.2016

27 нче январь көнне 8 нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре катнашында бердәм йомгаклау аттестациясендәге үзгәрешләр турындагы положение белән танышу максатында җыелыш үткәрелде.
-
Турнир знатоков
26.01.2016
Сегодня в школе учитель русского языка и литературы Габдрахманова Миляуша Мидхатовна проводит «Турнир знатоков русского языка» среди 5-6 классов. Им предстоит нелегкая борьба. Выиграет та команда, которая лучше справится со всеми заданиями. Мы желаем вам успехов!
-
Неделя русского языка 25.01.2016

С 25 по 30 января в школе началась неделя русского языка. Ребята ознакомились с планом мероприятий. Начали принимать активное участие.
-
"Дулкыннар" бәйгесендә җиңүләр
23.01.2016
22 январь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Дулкыннар” республика бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Бәйге Клара Булатова иҗатына багышланган иде. Укучылар осталык белән әдипнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, конкурска Клара Булатова әсәрләре буенча рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Бәйгенең оештыру комитетына тәкъдим ителгән эшләр 4 номинацияга бүлеп бәяләнде, җиңүчеләр билгеләнде. Укучыларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
Вокал номинациясе, уртанчылар төркеме:
1 урын- Мансуров Райнур, Юлбат төп мәктәбе, җит. Аубакиров Ф.Г.,
Нәфис сүз номинациясе, кечкенәләр төркеме:
3 урын – Рахимуллин Тимерхан, Фатхриев Рушан, Гиззетдинов Райнур, Юлбат төп мәктәбе, җит. Фатхриева Р.Х.
Нәфис сүз номинациясе, уртанчылар төркеме:
2 урын – Каюмова Ясминә, Юлбат төп мәктәбе, җит. Габделхаева Г.Р.,
Рәсем номинациясе, кечкенәләр төркеме:
2 урын – Мөбәрәкшин Ильяс, Юлбат төп мәктәбе, җит. Галимҗанова Л.Г.,
3 урын – Каримова Мәрьям, Юлбат төп мәктәбе, җит. Фатхриева Р.Х.
-
70-летие Нюрнбергскому процессу 23.01.2016

В целях повышения правовой культуры, воспитания у подрастающего поколения чувства патриотизма, нетерпимости к проявлениям расизма, национализма и экстремизма, 23 января в МБОУ «Юлбатская ООШ» прошло мероприятие для учащихся 5-9 классов, посвященное 70-летию Нюрнбергского процесса - Международного суда над лидерами нацизма. Учитель истории Нигматзянов Ф.Т. совместно с учащимися 8 класса рассказали о Международном суде над бывшими руководителями гитлеровской Германии, ознакомили со списком главных военных нацистских преступников. Это мероприятие позволило учащимся более детально разобраться в исторических фактах второй мировой войны, оценить роль СССР и других стран в достижении мира. Данное мероприятие способствовало воспитанию у учащихся чувства неприятия войны как средства решения международных конфликтов, понимания неизбежности расплаты за преступления против человечества.
-
Ленинград блокадасы 22.01.2016

27 гыйнвар Ленинград Блокадасы өзелүгә 72 ел тула. Шушы тарихи дата уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре, төрле кичәләр үткәрелә. Бүген исә, башлангыч сыйныфларда “Ленинград Блокадасы” дип аталган сбор үткәрелде. Педагог-оештыручы Мансурова Э.В. укучыларга әлеге вакыйга хакында чыгыш ясады. Вакыйгаларны тагын да тирәнтен өйрәнү өчен китаплар күргәзмәсе, игътибарлыкка уеннар ярдәмгә килде. Сбор күңелләрне тетерәндергән видеоязма карау белән тәмамланды.










