Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
ГТО га багышланган дәрес 06.04.2016

Мәктәбебездә 6 нчы апрель көнне 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен ГТО темасына багышланган класс сәгате үткәрелде.Дәрестә укучыларга ГТО ның тарихы, әһәмияте турында мәгълүмат җиткерелде.
-
Юбилеең белән! 05.04.2016

Кадерле Гөлсинә Раяновна!
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын!Юлбат мәктәбе коллективы
-
“ Кошлар – канатлы дуслар” 04.04.2016

Апрель ае кошлар көне буларак та билгеләп үтелә. Шул уңайдан 7 сыйныф укучылары белән “ Кошлар – канатлы дуслар” исеме астында дәрес үткәрелде. Укучылар үзләренең кошлар турында булган белемнәре белән көч сынаштылар.
-
“Әти - әни һөнәре” 02.04.2016

Язгы каникул көннәрендә укучылар әти-әниләренең эш урыннарында булып, аларның эшләре белән таныштылар, презентация әзерләделәр. Һәр сыйныф укучысы иптәшләрен әти - әнисе һөнәре белән таныштырачак һәм аларның һөнәрләре иң яхшы икәнлеген төшендерәчәкләр. Райнур да әтисе һөнәре серләрен өйрәнеп, аның тракторчы булуы белән горурланып яши. Белгәнебезчә, барлык һөнәрләрдә яхшы, барлык һөнәрләрдә кирәк.
-
Айтматов исемендәге укулар 01.04.2016

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучылары Галимҗанова Л.Г., Гомәрова Р.Т. һәм Низамиева Ф.Ф “Педагогический коучинг как реализация требований ФГОС: актуальные проблемы теории и практики» исеме астында Кукмарада үткән III Бөтенроссия Айтматов укуларында катнашып, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгыш ясап кайттылар.
-
29.03.2016
Язгы каникуллар тәмам. 2015-2016 нчы уку елының соңгы чиреге башланды. Барыгызга да уңышлар телибез!
-
Нәүрүз бәйрәме
27.03.2016
Бүген Юлбат, Йосыф-Алан, Тенеки авылында яшәүче укучыларыбыз клуб хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән “Нәүрүз” бәйрәмендә катнаштылар.
-
Шаяннар һәм тапкырлар клубы 27.03.2016

Балалар иҗат үзәгендә районыбыз мәктәпләре арасынд Шаяннар һәм тапкырлар клубының финал ярышы үтте. Мәктәбебезнең “Махеев” командасы әгъзалары иптәшләренең чыгышларын зур кызыксыну белән карадылар. Ә үзләре ярымфиналда актив катнашканнары өчен “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнделәр.
-
Шахмат ярышы 26.03.2016

Укучыларыбыз: Фәтхриев Рушан, Хаҗиев Руслан, Әгъләметдинов Әлфис, Фәтхриева Алсинә, укытучыларыбыз Гатиятов Р.Р., Далетшин Н.И. Лесхоз бистәсендә данлыклы урманчы Н.Минниханов истәлегенә оештырылган шахмат ярышында уңышлы катнаштылар. Нияз Ильгизович гомуми нәтиҗәләр буенча 1нче урынга лаек булды. Аны җиңүе белән кайнар котлыйбыз!
-
“Баш иябез Бөек елларга”
24.03.2016
“Баш иябез Бөек елларга” акциясе дәвам итә. Каникул көннәрендә дә укучылар тыл ветераннары белән очрашып, аларның истәлекләрен язалар, хәлләрен белешәләр.










