Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Лыжня Татарстана - 2016 14.02.2016

13 февраль көнне “Лыжня России – 2016”, “Лыжня Татарстана – 2016” чаңгы ярышы узды. Әлеге чарада мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары һәм техник хезмәткәрләре актив катнашты.
-
Әлифба бәйрәме! 13.02.2016

12 нче февраль көнне 1 нче сыйныф укучылары үзләренең беренче җиңүләрен билгеләп үттеләр. Яраткан китаплары Әлифбаны тәмамлаганнан соң үткәрелүче “Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” дип аталган матур бәйрәм һәммә кешенең күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә укучыларның әти – әниләре, дәү әниләр дә катнашы. Балалар килгән кунакларны матур җырлары, дәртле биюләре, сәнгатьле сөйләмнәре белән сөендерделәр. Әлифбаның киңәшләрен истә тотып, Туган телнең теләкләрен тырышып үтәргә сүз биреп 1 нче сыйныф укучылары көтеп алган ялларга таралыштылар.
-
Парламентский урок 11.02.2016

Сегодня для учащихся 7-9 классов прошел Парламентский урок на тему “Гражданин. Общество. Государство”. На уроке приняли участие зам.главы Закирзянов Расих Рахимзянович и глава сельского поселения Талип Рашитович. Расих Рахимзянович рассказал о депутатах всех уровней о принятии важных решений и законов, ознакомил учащихся со своей биографией, отвечал на вопросы обучающихся. Урок подготовил и провел учитель истории Сафин И.Ф.
-
Шахмат ярышлары бара 10.02.2016

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысасында Гатиятов Руслан Рашитович җитәкчелегендә шахмат ярышлары бара.
-
Башлангычлар көч сынаша 09.02.2016

8 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" уеннары үткәрелде. Укучыларга бик ошады.
-
Сезнең батырлык үлемсез 09.02.2016

8- февраль яшь батырларны искә алу көне. Мәктәбебездә шул уңайдан аларга багышланган стенд куелды, яшь батырлар искә алынды.
-
Дартс ярышлары 08.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысасында мәктәбебездә чаралар узып тора. Бүген исә дартс ярышлары узды. Анда 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Нәтиҗәдә, егетләр арасында Рахимов Илзат 56, кызлар арасында 26 очко җыеп Альбина Гайфуллина 1нче урын яуладылар.
-
"Күңелле стартлар" 04.02.2016

Мәктәбебездә спорт хәрби – патриотик айлыгы кысаларында 3 нче февраль көнне 5-7 класс укучылары арасында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Бу уенда укучылар төрле ярышларда көч сынаштылар һәм “Җитезләр” командасы җиңүгә иреште.
-
Беренче сыйныфка әзерлек 03.02.2016
Бүген яңа уку елында беренче сыйныфка укырга килүче балалар өчен мәктәбебездә әзерлек дәресләре башланды. -
“Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” 03.02.2016

1 февраль көнне БИҮдә “Ел укытучысы- 2016” республика бәйгесенең “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” номинациясенең район туры үтте. Мәктәбебез укытучысы Дәүләтшин Нияз Илгизович әлеге этапта җиңү яулады. Аны бу зур уңышы белән котлыйбыз, алдагы сынауларда уңышлар телибез!










