Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
“Ветеран рядом” акциясе 23.02.2016

Тимурчылар тыл ветераннарын онытмыйлар, яннарына барып, хәлләрен беләләр, кирәгенчә ярдәм итеп торалар. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан алар ветераннарыбызны бәйрәм белән котладылар.
-
Хөрмәтле коллега ир-егетләребез! 23.02.2016

Сезне 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез.
Яшәрегез яшь өстәлгән саен,
Яшәү булсын сезгә күңелле.
Безнең өчен ныклы терәк бит сез
Иң зур бәхет шушы түгелме?
Ходай сезгә камил акыл бирсен,
Җиткерәбез сезгә теләкне
Олы бәйрәмегез уңаеннан
Кабул итегез сез хөрмәтне.
Сезгә зур ихтирам белән Юлбат төп мәктәбе коллективы
-
“Ягез әле, егетләр!” 22.02.2016

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаенан мәктәбебездә “Ягез әле, егетләр!” бәйрәм- бәйгесе узды. Ике команда үзара төрле ярышларда көч сынаштылар. Бәйрәм кызларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичә дискәтүк белән тәмамланды.
-
Обелискка - чәчәкләр 22.02.2016

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә обелискка барып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Үз куллары белән ясаган чәчәкләрен салдылар. Обелиск тирәсен кардан арындырдылар.
-
Халыкара туган тел көне 20.02.2016

21 февраль - Халыкара туган тел көне.Шул уңайдан мәктәбебезнең башлангыч сыйныфларында “Туган телем-күңелгә якын минем” исемендә класс сәгатьләре узды.
-
“МИНЕМ ӘТИ - СОЛДАТ” 19.02.2016

Хәрби - патриотик айлык дәвам итә. Укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән әтиләрнең фотоларыннан “МИНЕМ ӘТИ - СОЛДАТ” дип исемләнгән стенд куелды.
-
Урок Мужества «Горящее сердце» 18.02.2016

В целях формирования представлений об ответственном гражданском поведении детей и молодежи на примерах отважных поступков их сверстников, а также неравнодушного отношения к людям, нуждающегося помощи, участия в общественных объединений, направленных на заботу о представителях старшего и младшего поколений, сегодня во всех классах пошел Урок Мужества, посвященный Всероссийской общественно-государственной инициативе «Горящее сердце». Урок для 3-5 классов подготовила и провела Галимзянова Л.Г., а для 6-9 классов урок провел Гатиятов Р.Р. На уроке использованы методические рекомендации по проведению Урока Мужества, а также видеосюжет о героическом поступке землячки Мубиновой Сюмбель, которая спасла тонущую беременную женщину.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 17.02.2016

Мәктәбебездә Советлар Союзы герое, талантлы шагыйрь, каһарман шәхес Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Муса Җәлил – ил улы” дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Аның сүзләренә язылган җырлар тыңланды, матур шигырьләре укылды.
-
“Исемең калсын үзең үлсәң дә” 16.02.2016

15 февраль герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Шул уңайдан китапханәдә “Исемең калсын үзең үлсәң дә” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Тормыш юлы, иҗатына багышланган викторина сораулары да куелган иде. Укучылар кызыксынып сорауларга җаваплар эзләделәр, белемнәрен тикшерделәр.
-
"Әфганстан йөрәк ярам" 15.02.2016

15 нче февраль – Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне уңаеннан 5 - 7 нче сыйныфларда җыен узды. Укучыларга Әфган сугышы, аның асылы аңлатылды. Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз, исән – сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштырылды. Аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләнде.










