Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Шигырь бәйрәме 27.04.2016

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел уңаеннан мәктәбебездә әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәдә һәр сыйныф актив катнашты. Кичә шагыйрь иҗатының бөеклеген тану, аның халыкчанлыгын күрсәтегә юнәлдерелгән иде.
-
Җир Хартиясенә 15 ел 27.04.2016

Бүген мәктәбебезнең укучыларына Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына 15 ел тулу уңаеннан һәм “Чиста су” программасы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Татарстан Россиядә генә түгел, ә дөньяда табигать һәм кеше хокукларын яклаучы Җир Хартиясе нигезләрен беренчеләрдән булып гамәлгә керткән төбәк.
Шушы узган унбиш елда Татарстан бу өлкәдә кабатланмас тәҗрибә туплады. Быел Су саклау зоналары елы буларак игълан ителүе дә – шушы эзлекле эшчәнлекнең бер өлеше. Һәм шушуы уңайдан бүгенге «Чиста су» программасы буенча үткәрелгән сыйныф сәгатендә укучыларга су турында күп мәгълумат бирелде. -
26 апрель - Тукай туган көн 26.04.2016

Бүген, 26 апрель көнне, мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Галимулллина Дания Гайфетдиновна җитәкчелегендә лекторлар 5-9 сыйныф укучыларын Габдулла Тукай музейлары белән таныштырды. Укучылар бөек шагыйрьнең Кушлавыч, Кырлай, Җаек, Казандагы музей-йортлары, шәхси әйберләре турында бик кызыксынып тыңладылар.Шулай ук Саба төбәгеннән чыккан танылган рәссамнар,язучылар,сынчылар иҗатында Габдулла Тукай образы тасвирлануы укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Тукайның тормыш мизгелләре 25.04.2016

Быел бөтен татар дөньясы бөек Тукаебызның 130 еллык юбилеен билгеләп үтә. 8 нче сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгате дә Тукай иҗатына, аның әсәрләренең тәрбияви ролен күрсәтүгә багышланган иде. Сыйныф җитәкчесе Фәһимә Гаптелфәтовна Тукайның балачак тормышына тукталды, аның балачак мизгелләрен, үсмер чорын, иҗат эшчәнлеген слайдларда яктыртты. Каюмова Ясминә үзенең “Тукай иҗатында тәрбия мәсьәләләренең чагылышы” дигән темага әзерләгән фәнни эше белән чыгыш ясады. Әлеге эше белән Ясминә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап, 3 нче призлы урынга лаек булган иде.
-
«Г.Тукайның яшьлек еллары» 25.04.2016

6 класста Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Г.Тукайның яшьлек еллары» темасына сыйныф сәгате узды. Укучылар Г.Тукайның балачагын искә төшерделәр. Хәзерге Уральск шәһәреннән Казанга килгән чоры һәм иҗаты белән таныштылар. Г.Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез генә ел вакыт бирелүен, 1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләменең 1913 елның апрелендә туктап калуы, ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнүен карап үттеләр. Укучылар дәрестә Тукайның замандашлары Г.Камал , Ф.Әмирхан белән аралашулары турында да мәгълүмат алдылар.Соңыннан Зәйтүнә белән Г.Тукай турында эшләнгән видеоязма карадылар.
-
Чернобыль фаҗигасе 23.04.2016

22 апрель көнне Юлбат төп мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. ачык дәрес үткәрде. Дәрескә 30 ел элек Чернобыль атом электр станциясендә булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашларыбыз чакырылган иде.
-
Обелискка өмә 23.04.2016

23 апрель көнне 7 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган обелискка өмә оештырдылар.
-
“Яхшылык җирдә ятмый” 22.04.2016

21 апрель - «Яхшылык эшләү көне». Шул максаттан, укучыларыбыз үзләренә билгеләнгән әби - бабайларда шефлыкта булдылар. Аларның хәлләрен белделәр. Өй яннарын чистартуда булыштылар.
-
“Сәләтле балачак - өметле киләчәк” 21.04.2016

Мәктәбебезнең 2-3 нче сыйныф укучыларын берләштергән “Модерн” бию төркеме “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс-фестивалендә катнаштылар. Алда аларны “Созвездие” гала концертында, “Талант-шоу” һәм “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” гала концертларында чыгыш ясау көтә. Уңышлар сезгә, балалар! Сез булдырасыз!
-
“Тукай көннәре” дәвам итә. 21.04.2016

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап, 5 нче сыйныфта “Тукай моңнары” дигән исем астында дәрес-чара үткәрелде. Укучылар Тукайга багышланган һәм аның әсәрләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар, үзләре дә чыгыш ясадылар. Дәрестә баян һәм курай моңнары агылды. Укытучы Фәрит Мәҗитович үзе дә бик матур итеп укучылар алдында чыгыш ясады. Бик тәрбияви һәм файдалы чара булды.










