Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Телефон доверия 01.09.2016

8-800-2000-122
• Помощь на Телефоне доверия всегда анонимна. Позвонивший не должен сообщать свою фамилию, адрес и другие данные. Достаточно просто назвать свое или вымышленное имя для удобства общения.
• Детский телефон доверия работает круглосуточно.
• Звонок с мобильного или стационарного телефона - бесплатный.
-
Август киңәшмәләре башланды
15.08.2016
15 августтан укытучыларның аерым фәннәрдән август киңәшмәләре башланды. Бүген чит тел укытучылары алдагы уку елына эшне планлаштыралар, үткән елга йомгак ясыйлар.
-
Сулыкларда сак бул. Әти - әниләр җыелышы. 25.06.2016

25 июнь көнне мәктәбебездә “Сулыкларда сак бул” темасына әти-әниләр җыелышы үтте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Г.Р. әти-әниләргә җәйге чорда балаларны сулыклардан саклау буенча чыгыш ясады. Физик тәрбия бирүче укытучы Замир Вагыйзович су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау кирәклеген аңлатты. Һәр әти-әни “Памятка для родителей” – сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы кәгазьләр белән таныштылар.
-
Сау бул, лагерь"Хыял" - 2016 24.06.2016

Бүген “Хыял” лагеры үзенең эшен төгәлләде. Балалар Сабантуйда рәхәтләнеп күңел ачтылар, нинди генә уеннар уйнамадылар, ярышларда көч сынаштылар. Соңыннан “Лагерьда үткән көннәрем” темасына фикер алышып, үзләренең вожатыйларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Җәйнең калган көннәрен исән-имин, хәвефсез-хәтәрсез үткәрергә язсын, дигән теләк белән лагерь флагын төшерделәр.
-
"Хыял" лагерының егерменче көне. 23.06.2016

Татар халкының милли уеннарын өйрәнү,гореф -гадәтләребезне саклауны күздә тотып, лагерь балалары белән биш парлы, йөзек салыш, наза һәм башка күп төрле уеннар оештырылды. Әлеге уеннар балалар күңеленә хуш килде. Дәртле татар көйләре күңелләргә дәрт өстәде. Киләчәк буынны милли рухта тәрбияләү бүгенге көннең төп бурычы булырга тиешлеген онытмау гына кирәк!
-
"Хыял" лагерының егерменче көне.“Наркотиксыз тормыш” акциясе. “Сәламәт бул! Бие” флеш-мобы. 23.06.2016

“Хыял” лагерында «Наркотиксыз тормыш» акциясе дәвам итә. Бүген бездә “Сәламәт бул! Бие” флеш-мобы үтте. Шулай ук көн давамында күңелле уеннар уйнарга һәм чәчәкләр ясарга да өлгердек.
-
"Хыял" лагерының унтугызынчы көне. 22.06.2016

22 июнь илебезгә кайгы –хәсрәт алып килгән көн булып санала. Без “Свеча памяти” акциясенә кушылып, сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык. Партизаннар һәм подпольщикларның кемнәр икәнлеген, өлкәннәр белән беррәттән партизан булган балалар турында күп мәгълүмат белдек. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Көнебез авыл уртасына урнашкан обелискка чәчәкләр кую белән тәмамланды.
-
"Хыял" лагерының унсигезенче көне. 21.06.2016

“Хыял” лагерының тагын бер көне артта калды. Бүген без янгынга каршы көрәш чаралары белән таныштык. “Спасатели спешат на помощь” чарасы үткәннән соң, “Без янгынга каршы” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрдек. Шулай ук мәктәп яны бакчасындагы чәчәк түтәлләренең дә “хәлләрен” белеп кердек. Бергәләп дару үләннәре җыйдык.
-
"Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел" 20.06.2016

“Наркотиксыз тормыш” акциясе кысаларында китапханәче тарафыннан күргәзмә куелды. Иртәнге линейкада “Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел” дип исемләнгән чара уздырылды. Соңыннан балалар " Без наркотикларга каршы" дигән темага рәсемнәр ясадылар.
-
"Хыял" лагерының унҗиденче көне. 20.06.2016

20 июнь көне безнең күңелләрдә озак сакланыр. Чөнки бүген безнең “Хыял” лагерына Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йортыннан кунак-артистлар килде. Клоун Гөлзилә һәм Ләйсән апалар нинди генә уеннар уйнатмадылар. Ә уеннар арасында яшь артистлар үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.










