Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziak@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Иминлек атналыгы 29.09.2017

Бүген мәктәбебездә барлык сыйныф укучылары өчен “Үз иминлегебезне үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртыр икән? исеме астында әңгәмә узды. Җәяүлеләрнең киемнәрендә булырга тиешле яктылыкны кире кайтаручы элементлар, әлеге элементларның иминлек өчен ни дәрәҗәдә кирәклеге турында сөйләнде. Соңыннан укучылар яктылыкны кире кайтаручы элементлар: тасмалар, фликерлар һәм беләзекләрне дөрес куллануга реклама ясадылар.
-
«Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» 28.09.2017

7, 8 нче сыйныф укучылары өлкән яшьтәге Рәбига апа белән Рифкать абыйга хуҗалык эшләрендә булыштылар.
-
«Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» 27.09.2017

Атналык дәвам итә.
-
«Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН# 26.09.2017

Башлангыч сыйныф укучылары "Көзге игелеклелек атналыгы"нда катнаштылар.
-
#ГолубьМираРТ# 21.09.2017

-
Көзге уңыш 19.09.2017

16 нчы сентябрь көнне мәктәп бакчасындагы уңыш җыеп алынды һәм мәктәп яны территориясе җыештырылды.
-
Бердәм мәдәният дәресе 15.09.2017

Авыл китапханәчесе Давлетшина Г.Р. бүген укучылар белән очрашты. Аларны кызыклы китаплар белән таныштырды, төрле конкурсларда катнашырга чакырды. Шулай ук “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты турында сөйләде һәм башлангыч сыйныф укучыларына әлеге көндәлекне тапшырды.
-
Ата-аналар җыелышы 14.09.2017

Бүген яңа уку елының беренче гомуми ата-аналар җыелышы уздырылды. Көн тәртибе буенча, башлангыч сыйныф укытучысы Фахрисламова З.Ф. тәрбия темасына чыгыш ясады. Җыелышка авылыбызның медицина хезмәткәре Файзрахманова Т.Р. да чакырылган иде.Ул әти-әниләргә грипп авыруыннан саклану чаралары һәм әлеге авыруны дәвалау юллары турында сөйләде. Шулай ук укыту эшләре буенча директор урынбысары Нурияхметова Ф.А. яна уку елына куелган максат һәм бурычлар белән таныштырды. Мәктәп директоры Фатихов Ш.М. укучыларны ашханәдә ике тапкыр ашатуның оештырылуы хакында сөйләде һәм әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Игътибар - балалар ! 06.09.2017

Бүген мәктәбебездә барлык сыйныф укучыларына да юл һәлакәтләрен булдырмау һәм кисәтү максатыннан профилактик чара уздырылды. Әлеге чараны район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Ситдикова Алсу Разин кызы үткәрде. Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты һәм юлда сак булырга кирәклеге турында кисәтте. Соңыннан һәр укучыга юл йөрү кагыйдәләре җыентыгын һәм яктырткыч беләзекләр таратты.
-
05.09.2017

4 нче сентябрь көнне экстремизмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан барлык сыйныф укучылары өчен ачык класс сәгате уздырылды.












